Айзилә Батырханова (Батырханова Айзилә Айдар кызы) — татар журналисты, телевидение алып баручысы, тележурналист, Хөкүмәт чараларын алып баручы, «Россия-1 (Татарстан)» телеканалында баручы «Уйнагыз, гармуннар!» телевизион тапшыруының авторы һәм алып баручысы.

Тәрҗемәи хәле Айзилә Батырханова 1995 елның 5 декабрендә Татарстан Республикасының Биектау районы Дөбъяз авылында туа. Әтисе машина йөртүче, әнисе шәфкать туташы булып эшли.

Дөбъяз урта мәктәбен тәмамлый. Казан (Идел буе) федераль университетында филология һәм журналистика белгечлекләре буенча югары белем ала.

2015 елдан "Яңа гасыр" каналындагы «Яшьләр тукталышы» тапшыруының алып баручысы булып эшли башлый. 2020 елдан "Россия-1 (Татарстан) телеканалында, ягъни «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә милли тапшырулар хезмәте алып баручысы. 2024 елдан шул ук «Россия-1 (Татарстан)» телеканалында татар телендә «Яңалыклар» тапшыруын алып баручы.

Иҗаты 2019 елдан башлап Татарстан Республикасы Хөкүмәт чараларын алып баручы. Алар арасында: Казанның төп сәхнәсендә Россия көненә багышланган бәйрәм концерты; Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә Казан ханлыгы патшабикәсе Сөембикәгә һәйкәл ачу тантанасы; «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә Донецк һәм Луганск халык Республикаларының, Херсон һәм Запорожье өлкәләренең Россия Федерациясенә кушылуына багышланган патриотик концерт; «Казанда Шәрык базары» бөтентөрки эстрадасының беренче Халыкара музыка фестивале; Казанның төп сәхнәсендә Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәм концерты; Silk Way катнашучылары өчен «Ефәк юлы-2023» рейд раллие брифингын ачу; Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең юбилей гала-концерты; Фигуралы шуу буенча Россия Гран-При ярышларының IV этабын тантаналы ачу; «Бие һәм җырла, минем Россиям» VI Бөтенроссия халык сәнгате фестиваленең Гала-концерты; Татарстан Республикасында Гаилә елын ачу уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән тантаналы кабул итү мәҗлесе; Республика һәм Шәһәр көненә багышланган бәйрәм концерты; БРИКС илләре — дәүләт башлыкларының XVI саммитына чыгарылган почта маркасына мөһер сугу тантанасы; Казахстан Республикасының Абай өлкәсе Мәдәният көннәрен бәйрәм итү кысаларында «Әмре Кашаубаев дәүләт филармониясе» нең бәйрәм концерты; «Россия-Көнчыгыш» — «Казанда Шәрык базары» Халыкара милли мәдәниятләр фестивале кысаларында Каракалпакстан һәм Үзбәкстан Республикасы сәнгать осталары концерты; Новосибирскта Татарстан Республикасы Фән һәм мәдәният көннәре һ.б. бар.

«Уйнагыз, гармуннар!» телевизион тапшырулар циклы авторы һәм алып баручысы. Әлеге тапшыру Татарстан авыл җирендә һәм районнарында яшәүче үзенчәлекле музыкаль талантларга — гармунчыларга багышланган. Проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Тапшыру традицияләрне саклау, матди һәм матди булмаган мәдәни мирасны трансляцияләү һәм татар халкының мәдәни кодын күрсәтү бурычын үз эченә ала.

2024 елдан — Казан дәүләт мәдәният институтында сәхнә телен укыта.

Бүләкләр Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары тармагында нәтиҗәле хезмәте өчен «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Рәхмәт хаты (2022 ел) Мәдәният үсешенә өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы (2023 ел) Татарстан Республикасының журналистика һәм массмедиа өлкәсендә XXVII «Бәллүр каләм» — 2024 конкурсында «Һөнәрдә иң яхшысы» номинациясендә җиңүче. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе (2024 ел) Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, мәдәният үсешенә керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте (2024 ел) Татар милли мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш керткән өчен Бөтендөнья татар конгрессының «Татар халкы алдында зур казанышлары өчен» медале (2025 ел)

Шулай ук карагыз

Чыганаклар Айзилә Батырханова: «Гармунтуй» концертына районнарда дан тоткан гармунчыларны чакырдык Айзилә Батырханова: Безнең тапшыруларны карап, яшьләр дә гармунга тартылсын иде Айзилә Батырханова: «Иртән 1 сәгатем тавышны көйләргә китә» «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе. Компания хезмәткәрләре «Уйнагыз гармуннар!» (12.02.2025)

Төркем:5 декабрь көнне туганнар Төркем:1995 елда туганнар Төркем:Журналистлар