Күбәк () — Төмән өлкәсенең Вагай районындагы татар авылы, Бигеш авылы җирлеге составына керә. Географиясе Авыл Иртеш елгасы ярында Күрия утравы янында урнашкан.

Тарихы Авыл халкы Күбәк авылына Көнбатыш Себергә беренче ислам миссионерлары килгәнче үк нигез салынган дип раслый. Кутавин буенча нигезләнү датасы — 1612 ел. Мөхәммәтали Айнуллин сүзләренә караганда, авыл башта Арбаш авылы белән янәшә каршы як ярда (хәзерге Вагайдан 15 км ераклыкта) урнашкан булган. Руслар җирләрне үзләштергән чорда авылда «күзәтчелек постлары» куела башлый һәм халык «җәйләү» һәм "кышлау"га, соңрак хәзерге Күбәк авылы территориясенә күчә башлый. Су басу вакытында ярны Иртеш сулары басу сәбәпле, халык бу ярга җәйләүдән күчеп килгән һәм хәзерге Астана ягы белән янәшә «кышлау» да кышлаган.Деревня Кобякская (Күбәк авыл) Вагайского района Тюменской области.

Исәтлекле урыннар

Күбәк авылы янында урнашкан Астана-Күбәк төбәк әһәмиятендәге һәйкәл — Касыймгали Шәехнең төрбәсе булып тора.Катанов Н. Ф. О религиозных войнах учеников шейха Багауддина против инородцев Западной Сибири: (по рукописям Тобол. губ. музея) / Н. Ф. Катанов. Казань: типо-лит. Имп. ун-та, 1904. — 28 с.Рахимов Р. Х. Грамота хранителя Юрумской Астаны (ПМА).

Халык саны

Күбәктә себер татарлары тупланып яши. Алар әдәби татар телендә укыйлар, рус телен беләләр. Авылда — 121 йорт, 171 кеше яши, шул исәптән 126 өлкән кеше һәм 17 яшькә кадәр 45 бала исәпләнә (2020 елның 1 октябренә).

Шәхесләр

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны

Дин Авылда ике мәчет бар. Иске мәчет 1911 ел белән даталана, авыл халкы тарафыннан салынган, өлкәннәр мәчет төзелешендә ярдәм иткән балта остасы Рәцәп баба Абушевны хәтерлиләр. Совет власте елларында мәчет манарасы сүтелә, ә бина башлангыч милли мәктәпкә бирелә. 1995 елда, Күбәк авылы халкы үтенече буенча, бинаны коридор белән икегә бүлгәннәр. Бер яртысында башлангыч мәктәп урнашкан, анда беренче сыйныфтан алып дүртенче сыйныфка кадәр укучылар белем алган (якынча 10 кеше), икенче яртысында мәчет урнашкан, анда гыйбадәт кылулар үткәрелгән. Агач манара яңадан торгызыла. Нәкъ 100 елдан соң Альберт Таштимеров инициативасы белән, җирле халык ярдәме белән, яңа агач мәчет төзелә.

Искәрмәләр

Төркем:Вагай районы торак пунктлары Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр