Дәүләткилдиев Касыйм Сәлигаскәр улы (, Күгел (Марьино) авылы, Уфа өязе, Уфа губернасының Новоселовский вулысы, хәзерге Благовар районы — рәссам-график, Башкортстан сынлы сәнгатенең башлап җибәрүчеләрнең берсе. 1937 елдан СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы.
Нәселе
Чыгышы белән Уфа губернасы татар кенәзләре Дәүләткилдиевләр нәселеннән.
Уку еллары 1914 елда Петербургтагы барон Штиглицның Үзәк сәнгать-кәсепче уку йортын тәмамлый (хәзерге В.И. Мухина исемендәге Югары сәнгать-кәсепче уку йорты). 1914-16 елларда Петербург сәнгать уку йортында укыта. 1916-17 елларда - Петербургның сәнгать академиясендә ирекле тыңлаучы. 1917 елдан башлап Уфада яши һәм иҗат итә.
Совет чоры 1919 елдан башлап тимер юл кярханәләре каршындагы изостудиядә, Уфа сәнгать техникумында (1930-35), татар-башкорт педагогика курсларында (1930-37) укыта. 1928-35 елларда башкортлар яшәгән көньяк-көнчыгыш районнарына сынлы сәнгать Академиясе өчен этнографик һәм башкорт халык бизәлеш-кулланма материалы тупларга җибәрелә. Баймак, Бөрҗән районнарында чагында “Яңа Усман авылы”, “Түбә руднигы”, “Баймак заводы күренеше” (1933) кебек пейзаж әсәрләре яза. Күбрәк акварель техникасында эшли.Башкирская энциклопедия
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Төркем:Татар рәссамнары Төркем:Башкортстан рәссамнары