Әңгел белән шайтан <center>Уенчылар саны күп <center>Уйнау урыны <center>Физик активлык Әңгел белән шайтан — татар халык уены.

Уйнау тәртибе Башта балалар барысы да йөзләре белән стенага борылалар. Берсе аларның башларын борып, йөзләрен карап йөри. Балалар барысы да авызларын йомган булалар. Йөзен күрсәтүче көлмәсә — әңгел, көлсә — шайтан була. Шулай итеп уйнаучылар әңгел белән шайтанга бүленеп беткәч, шайтаннар әңгелләрне тотарга тырышалар. Әңгелләр:

Эт йөри урамда, Хәбәре юк буранда. Әңгеллеккә җиңеллек, Шайтанга авырлык! —

дип җырлыйлар. Тотылса, әңгел шайтанга әйләнә. Уен барлык балалар тотылып беткәнче дәвам итә.

Чыганаклар Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.

Төркем:Хәрәкәтле уеннар Төркем:Татар уеннары