Килем — Башкортстанның Бүздәк районындагы татар авылы, авыл җирлеге үзәге. Идәш елгасы буенда урнашкан. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 797 кешенең яшәве мәгълүм.
Истәлекле урыннар Авылның төп истәлекле урыны – Тәфкилев морзалар утары. Утарга 1821 елда төзелгән таш мәчет, 1853 елда төзелгән Тәфкилевлар сарае һәм парк керә. Якында 17 гасыр мөселман зираты урнашкан. /> Россия Федерация президентының 1995 елның 20 февральдәге 176нчы карары нигезендә 1821 елда төзелгән бина федераль әһәмияттәге тарихи һәм мәдәни мирас исемлегенә кертелгән. Реставрацияләнгән Сарайда бүген “Килем” Татар тарихи-мәдәни үзәге урнашкан.Килимово: Посторонних не ждем!
Демография 1917 елда Килемдә (“Иске Килемдә”) 1456 кеше яши. Милләте буенча: 1441 татар, 9 типтәр, 6 башкорт.М. И. Роднов Материалы всероссийской сельскохозяйственной и поземельной переписи 1917 г. по Уфимской губернии (Белебеевский, Бирский и Уфимский уезды)
2002 елда 67% халык татарлар итеп яздырылган, «башкорт» – 32%.
Социаль тармак Авылда урта мәктәп эшли. Элек Тәфкилев сараенда урнашкан булса, әле яңа бинада эш итә. Авылның атаклы кешеләре
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1805 Сәлимгәрәй Тәфкилев 1885-01-02 Уфа 1855-11-03 Имаметдин Сәйфуллин Ырынбур татар укытучылар мәктәбе укытучы 1923 Әгерҗе районы 1892 Насырова Зөһрә Камалетдин ҡыҙы укытучы 1938 Уфа 1903-07-08 Усманов Йософ Абдрахман улы Климент Аркадьевич Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясе agricultural chemist 1993-02-01 1908-03-16 Зарипов Рәхим Закир улы
Котлымөхәммәт Мәмәш улы Тәфкилев (1674-1766) – Россия дәүләте эшлеклесе, дипломат, эре алпавыт Сәлимгәрәй Тәфкилев (1805-1885) – Ырынбур диния назәрәтенең 4нче мөфтие Котлымөхәммәт Батыргәрәй Тәфкилев (1850-1917) – Патша Дәүләт Думасының дүрт чакырышы депутаты Сәлимгәрәй Җантурин – Тәфкилевләрнең кардәше, 1нче Дәүләт Думасының депутаты Филүс Каһиров — җырчы Имаметдин Сәйфуллин (1885-1923), педагог, «Яңа әлифба» авторы.
Җитештерү тармагы Килемнең күмәк хуҗалыгы таркалган, авыл җирләрен 9 фермер хуҗалык эшкәртә. Дин Географик урынлашу
район үзәгенә кадәр (Бүздәк): 26 км тимер юл станциясенә (Бүздәк): 25 км Искәрмәләр
Чыганаклар Сельское поселение Килимовский сельсовет
Сылтамалар Совет муниципальных образований Республики Башкортостан
Төркем:Бүздәк районы