Узытамак — Башкортстанның Чишмә районындагы татар авылы. Алкин авыл советына карый.

Географик урынлашу район үзәгенә кадәр (Чишмә): 21 км якындагы тимер юл стаʜсaсенә (Алᴋᴎнa): 1 км

Тарихи мәгълүматлар Узытамак — татар алпавытлары авылларының берсе. Биредә Алкин морзаларның крепостнойлары яшәгән. Узытамак турында рус язучысы Сергей Аксаковның «Гаилә хроникалары» китабында язылган: Уфадан егерме тугыз чакрымда, Казан тракты буйлап, көньяк-көнбатышка, кара урманнар белән уратып алынган Дим суына кушылган Уза исемле елгачык буенда Узытамак дигән татар авылы ята, уpыcлар аны алпавыт исеме белән Алᴋᴎнa дип атый…Аксаков С. Т. Семейная хроника. Страница 40 Аксаков хәбәре буенча Алкиннар бу авыл җирләрен 1791 елда башкортлардан сатып ала. Төгәл мәгълүмат буенча алпавытның исеме Йосып Алкин, ул Тәфкилев морзаларның кияве була. Ул Тәтеш өязеннән 45 крепостноен сатып алынган җиргә күчерә. 1839 елда аның биләмәсендә 21 йортта 124 крепостной яши. Татарская энциклопедия / гл. ред. М. Х. Хасанов. — Т. 1. — Казань, 2002.

1917 — Ɵфə өязе Казанка вулысы Узы-тамак авылында 61 йортта 349 башкорт яши.М. И. Роднов Материалы всероссийской сельскохозәйственной и поземельной переписи 1917 г. по Уфимской губернии (Белебеевсᴋи, Бирсᴋи и Уфимсᴋи уезды)

Демография

Рәсми рәвештә бүген Узытамакта 42 % татарлар, 37 % башкортлар яши.

Шәхесләр

Котлымөхәммәд Алкин (1863-?) — револүционер Мәгариф Авылның үз мәктәбе юк. Балалар Алкин мәктәбенә йөреп укый.

Искәрмәләр

Сылтамалар Сәвит муниципальных образований Республики Башкортостан

Төркем:Башкортстанның Чишмә районы торак пунктлары