Торынтаиш () — Башкортстанның Әлшәй районындагы татар авылы. авыл советы үзәге. 2010 елның 14 октябренә 1034 кеше яши. Тарихи мәгълүматлар 1760 елда Казан юлы, Биләр вулысыннан ясаклы татарлар башкорт җирләрен арендага алалар, ягъни типтәрлеккә язылалар. Демография 1917 елда үткәрелгән авыл хуҗалыгы исәбен алу мәгълүматларыннан Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Торынтаиш вулысы, Торынтаиш авылында 738 хуҗалыкта 4331 кеше яши күрсәтелә. Милләт буенча барысы диярлек башкортлар.М. И. Роднов Материалы всероссийской сельскохозяйственной и поземельной переписи 1917 г. по Уфимской губернии (Белебеевский, Бирский и Уфимский уезды) Өч ел узуга, 1920 елда этник хәл бераз үзгәрә. Беренчедән халык саны кими, бу юлы 729 йортта 3980 кеше яши, аларның 3295 – “мөселман”, 685 татар яши.М.И. Роднов Крестьяне Белебеевского уезда по переписи 1920 года: этнический состав. Москва, 2009 1959 елда 2013 кеше яши (татарлар) 1989 елда – 1367 (татарлар) 2002Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта . 2009 2010 1305 1234 1034

2002 елгы сан алу буенча халыкның 91 проценты татарлар, ләкин мәгълүмат тулы түгел.

Мәгариф Урта мәктәп бар. 2010-11 уку елында мәктәптә 138 бала укыган. Җитештерү тармагы ҖЧҖ “Торынтаиш” Географик урынлашу район үзәгенә кадәр (Раевский): 25 км тимер юл станциясенә (Раевский): 25 км Авылның төп бәласе – юлсызлык. Искәрмәләр

Чыганаклар Сылтамалар Совет муниципальных образований Республики Башкортостан Трунтаишево (Мясей) на портале «Генеалогия и Архивы»