Уракчы (башка әйтелештә — Урахча) — Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районындагы торак пункт. Район үзәгеннән 21 км көнчыгыштарак Чошы елгасының уң кушылдыгы Күлгә суы буенда урнашкан. Халыкның төп шөгыле — игенчелек, терлекчелек. Урта мәктәп. Мәдәният йорты. Владимир чиркәве — 18 йөзнең 1 нче чиреге архитектурасы истәлеге. Тарих Казан ханлыгы дәвереннән мәгълүм. Демография Халык саны — 1989 елда 375 кеше (урыслар — 52 %, татарлар — 46 %), 2000 елда 423 кеше иде.

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 268 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 64,93%, урыслар — 32,46%, башка халыклар — 1,49%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 1,12%.

Авыл җирендә туган танылган кешеләр

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1904-02-04 Климент Русаков офицер 1996-05-27 Винница 1922-11-06 Михаил Рыжов (1922) Ырынбур югары хәрби авиация очучылары укуханәсе офицер 1988-04-12 Кривой Рог 1990-07-27 Рифат Әхмәдиев Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсеOrenburg State Institute of Arts актёр

Рифат Әхмәдиев (1990), Әлмәт татар театры артисты. Дамирә Кузаева исемендәге һәм «Тантана» премияләре лауреаты. Климент Сергеевич Русаков — Советлар Берлеге герое. Михаил Рыжов (1922—1988), Советлар Берлеге Каһарманы (1946). Сылтамалар Мавыгуым миңа көч бирә