Чакмагыш районы () — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Чакмагыш авылы. 1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән. 1962 елны Кушнаренко районына кушыла, 1965тә яңадан торгызыла. 78 торак урыны 13 авыл советына бүленгән.

География Чакмагыш муниципаль районы республиканың төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. Мәйданы 1692 км² тәшкил итә. Район җирләре буйлап Агыйдел елгасының сул як кушылдыгы Базы, Күәш, Сыерыш, Сәвәде, Калмаш, Чебекәй, Чакмагыш һәм башка зур булмаган елгалар бар. Чәрмәсән, Чакмагыш җирләренең чигеннән ага. Районның җире типик селтеләнгән һәм көлсуланган туфрак, кара, соры, урман туфраклары таралган. Район биләмәсенең 19,9 проценты урманнар. Анда имән, каен, усак, чыршы, нарат агачлары үсә.

Административ бүленеш

Тарихи белешмә Бөек Ватан сугышына районнан барлыгы 10065 ир-ат һәм 18 хатын-кыз Кызыл армия сафларына чакырыла, шуларның 4289ына гына фронттан исән-сау әйләнеп кайтарга насыйп була, ә 5794 якташ яу яланнарында мәңгелеккә ятып кала.Халкыбызның бөек батырлыгы

Халык Иң эре торак урыннары: Чакмагыш (2009 елда 11 мең кеше яши), Иске Калмаш (1,84 мең), Аблай (1,3 мең).

Милли состав үзгәрешләре Милләт 1939http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39_ra.php?reg=2129 1970 1979 1989 2002 2010 татарлар 61,7 % 61,6 % 58,5 % 75,8 % 59,1 %62,8 % башкортлар 30,2 % 38,4 % 35,8 % 16,7 % 34,7 %30,7 % чуашлар 3,3 %? ? ? 3,1 %3,1 % руслар 3,4 % ? ? ? 1,8 %2,1 % 2002 елгы җанисәпнең рәсми нәтиҗәләре буенча башкортлар район халкының 34,7 % өлешен тәшкил иткәннәр, шул исәптә 6-19 яшьтәгеләр төркемендә — 32,35 % (татарлар — 60,8 %, 3,4 % — чуашлар, 2,3 % — руслар, 1,2 % — башка милләтләр).

Шул ук вакытта 2002 елгы җанисәпкә әзерләү чикләрендә район мәгарифенең бүлеге тарафыннан сораштыру үткәрелгән. Шул сораштыру нәтиҗәсендә башкортлар Чакмагыш районы укучыларның 15 процентны гына тәшкил иткәннәр (татарлар — 78 %, 4 % — чуашлар, 2 % — руслар, 1 % — башка милләтләр)http://www.valerytishkov.ru/cntnt/nauchnaya_/etnografiy5/etnografiy/perepis_na1.html#_ftnref5.

Туган тел буенча халык (2010): татар теле — 90,7 %, чуаш теле — 3,0 %, башкорт теле — 3,0 %, рус теле — 2,4 %.[http://std.gmcrosstata.ru/webapi/jsf/login.xhtml?invalidSession=true&reason=Session+not+established. 2010 ел җанисәп алу базасы]

Шәхесләр

Язучылар Гыйлемдар Баембәтов Мәлих Харис Нур Гайсин Хәләф Гарданов Әкрам Вәли Гыйлемдар Рамазанов Флорид Әгъзәмов Марис Нәзиров Вазыйх Исхаков Әхнәф Бәйрәмов Касыйм Йосыпов Галимҗан Латыйп Шамил Шаһгали Рим Идиятуллин Рәзинә Мөхияр

Җитәкчеләр, хәрбиләр Галә Ходаяров Зиннәт Моратов Салих Батыев Равмер Хәбибуллин Ринат Нәбиев Рамил Бигнов

Сугыш геройлары Әхтәм Бәхтизин Габдрахман Латыйпов Вахит Галимов

Сәнгать әһелләре

Илһам Вәлиев Илфак Смаков Зөлфия Шакирова Нәбилә Вәлитова Фаиз Вахитов Айнур Баянов

Мөнәвир Галиев Мөкамил Баянов Дамир Азаматов Марат Азаматов Андалис Хәлимов Сәүбән Хунафин

Рөстәм Нәбиев (1992), блогер, активист, спортчы. Икътисад Файдалы казылмалардан нефть — Чакмагыш, Тозлыкуш, Манчар, Тамьян, Нур ятмаларында. Район үзәгендә биш автозаправка станциясендә ягулык-майлау материаллары сатыла. Чакмагыш кирпеч заводы. Завод продукциясе район ихтияҗларын тулысынча канәгатьләндерә, хәттә чит районнарга да озатыла. Азакы елларда биредә цемент һәм комнан йөзләү өчен стена һәм идән плитәләре, тәрәзә тупсалары чыгарыла.

Район үзәгендә Уфадагы «Гидравлика» берләшмәсенең филиалы бар («Чакмагыш механика заводы»). Райондагы төзелешләрне алып барыр өчен «Римад», Башнефтезаводстрой, «Туймазынефтестрой» кебек куәтле төзелеш трестларының идарәлекләре ПМКлары җәлеп ителә. Файдалы казылмалардан Митрә-Әюп, Болгар яктылыгында — төзелеш ташы, Көсекәйдә — яндыру өчен , Бикмәт, Васильевка, Игенче, Рәҗәп, Тамьян, Филипп ятмаларында лау өчен агрономик руда бар. Чакмагыш — авыл хуҗалыгы-сәнәгать районы. Авыл хуҗалыгы өчен җир мәйданы-136,9 мең гектар, шул исәптән сөренте җирләр-106,5 мең гектар, печәнлекләр −0,7 мең гектар, көтүлекләр 29, 6 мең гектар тәшкил итә. Район җирләрендә бөртекле ашлык, шикәр чөгендере, көнбагыш, бәрәңге, яшелчә-җимеш үстерелә. Үстерелгән иген Чакмагыш ашлык кабул итү предприятиесенә, андагы амбарларга озатыла. Ак он чыгару өчен тегермәннәр эшли. ААҖ Чакмагыш сөт заводы, ААҖ ЧакмагышСөт. ДУП нәселле кош фабрикасы «Чәрмәсән» Башкортанада иң эереләрдән санала. Елына 5,5 млн данә йомырка, 6,5 мең центнер кош ите җитештерә. Иң эре хуҗалык — СПК «Базы». Ул Юмаш исемле чуаш авылында урнашкан, биредә 310 кеше эшли.

Транспорт Район территориясендә җирле юллар челтәре яхшы үскән. Юлларның тулаем озынлыгы — 510 км. Иң якын тимер юл станциясе — Бүздәк, ул 74 км ераклыкта урнашкан.

Мәгариф 28 мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен белем бирү оешмасы. 16 урта, 5 төп, 26 азкомплектлы мәктәп, укучылар саны 4011. 2 урта һөнәри уку йорты: Башкорт төзелеш колледжы Чакмагыш филиалы, Уфа педагогика көллиятенең Чакмагыш филиалы. 1 башлангыч һөнәри уку йорты — Чакмагыш һөнәри лицее (86№).

Матбугат 1931 елдан бирле татарча Игенчеhttp://igenche.ucoz.com/%20 газетасы чыга. Шимбә көннәрне русча кушымта белән чыга. 2002 елдан башлап газета редакциясе каршында мәҗбүри рәвештә башк. «Саткылар» газетасы чыгарыла Игенче гәҗите сайты.

1963 елның 6 мартыннан 1965 елның 31 мартына кадәр Чакмагыш районы Кушнаренко районы белән берләшкәч, Кушнаренкода «Агыйдел» исеме белән район гәҗите чыга.

1965 елның апреленнән районнарны яңадан аергач, Чакмагышта «Игенче», Кушнаренкода «Авангард» /«Яңа көн» исеме белән район гәҗитләре мөстәкыйль нәшер ителә башлый.

2016 елдан айга бер мәртәбә башкорт телендә «Сарманай» төбәк газетасы чыга.

Тышкы сылтамалар Рәүф Баһаветдинов. Чакмагыш районының 80 еллыгына багышлаулар Рәсми сайт

Искәрмәләр

Төркем:Башкортстан районнары