Сирс Кук Уолкер (инглиз телендә: Sears Cook Walker; 1805 елның 28 мартта Массачусетста, Уилмингтонда туган булган — 1853 елның 30 январендә Огайода, Цинциннатида үлгән булган) — АКШ астрономы. 1825 елда Гарвард университетын тәмамлап 1835 елга кадәр укытучы булып эшләгән. 1835—1845 елларда актуарий булган, ә аннан соң Вашингтонда обсерватория хезмәткәре булган. 1847 елда АКШ Яр буе сагының озынлык билгеләү бүлеге җитәкчесе булган, анда ике станция арасында озынлык аермасын билгеләү максаты белән электрик телеграфны кулланган беренчеләрдән берәү булган; ул шулай ук хронограф ярдәмендә күзәтүләрнең аермасын электрик теркәү ысулын керткән. Ул шулай ук шул мизгелгә яңа ачылган (1846 елда) Нептун планетасының орбитасын өйрәнгәнWalker, Sears Cook  — 11 издание энциклопедии «Британника». Кимендә җиде телдә сөйләшкәне мәгълүм. 1837 елда АКШ Фәлсәфи җәмгыятенең әгъзасы булып сайланган булган. Аның иртуганы Тимоти Уолкер (1802—1856) Огайоның баш юристы булган.

Искәрмәләр

Төркем:Математиклар