Рөстәм Гафаров, Рөстәм Гыйльфан улы Гафаров (Рустам Гильфанович Гафаров; 1965 елның 11 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― административ-хуҗалык эшлеклесе, 2020 елның октябреннән Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе (Казанның сити-менеджеры)Рустем Гафаров биография. Татар-информ. 2010―2018 елларда Казанның Совет районы администрациясе башлыгы.
Тәрҗемәи хәле 1965 елның 11 октябрендәГафаров Рустем Гильфанович. Официальный портал Казани Казанның Авиатөзелеш районында туган. Әтисе 22нче авиазаводта (Горбунов исемендәге Казан авиазаводы) токарь булып, әнисе шул ук предприятиедә комплектлаучы булып эшләгәнДмитрий Катаргин. Who is mr Гафаров: 10 малоизвестных фактов из жизни нового сити-менеджера Казани. Бизнес-Онлайн, 3.11.2025.
Белеме буенча инженер-механик: 1988 елда «инженер-механик» белгечлеге буенча Казан химия-технология институтын (2010 елдан университет) тәмамлаган.
Хезмәт юлы 1988 елның августыннан 1991 елның августына кадәр Казан сөт комбинатының компрессор цехы инженер-механигы, җитәкчесе булып эшләгән.
1991 елның сентябреннән 1993 елның маена кадәр ― Казанның Совет районында урнашкан, азык-төлек сәнәгате белән бәйле «ИТ-проект» кече предприятиесе төзекләндерү-монтаж участогы җитәкчесе (суыткыч җиһазлар белән эш иткән, төрле техниканы реанимацияләгән).
1993 елның маеннан 2001 елның гыйнварына кадәр ― Казанның Совет районындагы «Кипер» ҖЧҖ директоры. «Кипер» җитештерү-коммерция фирмасы металл стеллажлар, корыч мичләр ясау, төзелеш, сантехника эшләре, җылыту системаларын һәм төрле коммуникацияләр ремонтлау һ.б. белән шөгыльләнгән.
2001 елның гыйнварыннан 2006 елның мартына кадәр ― шәхси эшмәкәр.
2006 елның мартыннан сентябренә кадәр ― Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Совет районы администрациясенең торак-коммуналь хуҗалыгы, тышкы төзекләндерү һәм төзелеш бүлеге җитәкчесе урынбасары, җитәкчесе. Әлеге вазифага Гафаровны Совет районы аппарат җитәкчесе Камил Ваһапов чакырган.
2006 елның сентябреннән 2010 елның маена кадәр ― Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Совет районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары.
2010 елның маеннан 2018 елның октябренә кадәр ― Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Совет районы администрациясе башлыгы. Гафаров район башлыгы итеп, 2010 елда Алексей Песошин Казан Башкарма комитетына күчкәч, билгеләнгән.
2018 елның 11 октябреннән 2020 елның 20 октябренә кадәр ― Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары. Дамир Фәттахов Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгына киткәннән соң, Башкарма комитетның социаль блогына (социаль өлкә һәм гражданнарны яклау мәсьәләләре) җитәкчелек итәргә билгеләнгәнВ Казани официально представили нового замглавы исполкома города. Бизнес-Онлайн, 10.10.2018.
2020 елның 21 октябреннән ― Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе. Казан шәһәр Думасының икенче сессиясендә шундый карар кабул ителгәнРустем Гафаров стал новым руководителем исполкома Казани. «Вечерняя Казань», 21.10.2020.
2025 елның 13 октябреннән ― Казан шәһәре Башкарма комитетының яңадан сайланган җитәкчесеМария Рудакова. Рустем Гафаров — новый глава казанского исполкома. Inkazan, 13.10.2025. Бишенче чакырылыш Казан шәһәр Думасы депутатлары 13 октябрьдә узган утырышта Рөстәм Гафаровны шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе итеп яңадан раслаган. Ул 22 сентябрьдә игълан ителгән ачык конкурс нәтиҗәләре буенча сайланганВ Казани объявили конкурс на пост главы исполкома. kazanfirst.ru, 22.09.2025, анда аның көндәшләре «Казэнерго» АҖ генераль директоры урынбасары Марат Мәхмүтов һәм «Городские мосты» МУП директоры Станислав Сорокин булганЯрослав Богдановский. Рустем Гафаров сохранил за собой пост главы исполкомa Казани. ФедералПресс, 13.10.2025.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2010 ― Казанның Мактау грамотасы; 2012, 2018 ― Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте; 2012 ― «2010 елда Бөтенроссия халык санын алуны уздыруда керткән өлеше өчен» медале; 2014 ― «Фидакарь хезмәт өчен» медале; 2014 ― «Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» истәлекле медале; 2015 ― «Сочи шәһәрендә 2014 елгы ХХII Олимпия кышкы уеннары һәм ХI Паралимпия кышкы уеннары» истәлекле медале; 2015 ― «Казан файдасына башкарылган хезмәте һәм батырлыгы өчен» мактау билгесе; 2015, 2017 ― ТР Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты; 2016 ― II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале; 2016 ― «Казан шәһәрендә 2015 елгы XVI Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты» истәлекле медале; 2018 ― «Эшче-Крестьян Кызыл Армиясе һәм Флотына 100 ел» юбилей истәлекле медале; 2022 ― «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медалеГафаров Рөстәм Гыйльфан улы. Казанның рәсми порталы.
Шәхси тормышы Өйләнгән, ике кыз атасы.
Искәрмәләр
Сылтамалар Гафаров Рөстәм Гыйльфан улы. Казанның рәсми порталы Дмитрий Катаргин. Who is mr Гафаров: 10 малоизвестных фактов из жизни нового сити-менеджера Казани. Бизнес-Онлайн, 3.11.2025
Моны да карагыз Илсур Метшин Денис Калинкин Гүзәл Сәгыйтова
Төркем:Казан химия-технология институтын тәмамлаучылар Төркем:Казан оешмалары җитәкчеләре Төркем:II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр