Бәләбәй районы (, ) — Башкортстанның көнбатышында, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгынын уртасында урнашкан район. Районда барлыгы 90 авыл бар, шуларның 19-ы татар авылы.Онлайн — энциклопедия TataricaБашкирская энциклопедия. Населённые пункты. Белебеевский район.
Районда татар авыллары: Байморза, Ыкбаш, Берек-Алга, Шалкан, Әзекәй, Чаганлы, Байрак, Тузлыкуыш, Ирек, Каенъелга, Кушъелга, Исмәгыйль, Акбасар, Мәтәүбаш, Казанлытамак, Яңа Сарай, Яңа Казан, Яңа Көч, Красная Заря.
Моннан тыш элекекеге тагын элекекеге 7 рус, украин яки катнаш авылларда да татарлар хәзер күпчелекне тәшкил итәләр: Яңа Николаевка, Рәбаш разъезды, Федоровка, Сердюки, Михайловский, Пыжьяновский, Игенче, Мочилки.
Кайбер шул татар авыллары халкы өлешчә башкортлар дип яздырылган.База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».
Татар авылларында татар теленең минзәлә сөйләше (бәләбәй урынчылыгы), Байморза авылында гына стәрлетамак сөйләше таралган.Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5
Юкка чыккан татар авыллары: Шәфи, Кайбирде, Кайбирде бистәсе, Ташкичү, Чулпан.Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Архангель : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.
Искәрмәләр
Бәләбәй районы *