Петер Людвиг Мейделль Сюлов (күбрәк Силов буларак мәгълүмфамилиянең коррект транслитерациясе — «Сюлов», әмма XIX гасыр математик әдәбиятында «Силов» юрамасы таралыш тапкан; норвег телендә: Peter Ludvig Mejdell Sylow; 1832 елның 12 декабре, Христиания (Осло) — 1918 елның 7 сентябре, Осло) — норвег математигы. Эллиптик функцияләр теориясе һәм төркемнәр теориясе буенча берничә эш авторы.
1858 елдан 1898 елга кадәр Халден шәһәрендә укытучы булган. 1862 елда Силов Осло университетында Галуа теориясе буенча профессорны алыштырган һәм шул университетта аны тормышында иң әһәмиятле нәтиҗәгә китергән мәсьәләне куйган - 1872 елда нәшер ителгән Силов теоремаларын. 1873—1881 елларда ул Софус Ли белән бергә Абельнең эшләренең тулы тупламасын нәшер итү өстендә эшләгән. 1898 елда ул Осло университетының профессоры булып билгеләнгән булган.
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Төркем:Математиклар