Дүртөйле районы (, ) — Башкортстанның төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан район. Районда барлыгы 87 авыл бар, шуларның 71-е татар авылы, аннан кала 9 мари һәм 5 кечкенә рус авылы бар.Онлайн — энциклопедия TataricaБашкирская энциклопедия. Населённые пункты. Дюртюлинский район. Дүртөйле шәһәренең дә якынча 90 % халкы татарлардан тора.

Районда татар авыллары: Әкәнәй, Әсән, Әтәч, Атсөяр, Аюкаш, Боргата, Баргызбаш, Бишнарат, Венеция, Югары Әлкәш, Югары Каргавылы, Җилгәргечләр, Гөбелекөчек, Гөлек, Җәйләү, Җитембәк, Иванай, Илдус, Имай-Утар, Исмаил, Казаклар, Казы-Җәлдәк, Каеш, Коралачык, Күккуян, Күчергеч, Көшел, Куязыбаш, Кече Бишкураз, Мәмәдәл, Маньязыбаш, Миңеште, Мәскәү, Наҗытамак, Түбән Әлкәш, Түбән Аташ, Түбән Каргавылы, Түбән Манчыр, Биектау, Яңа Ишмәт, Яңа Кәңгеш, Яңа Уртай, Яңа Урал, Сабанай, Салпар, Семилетка, Сикәлекүл, Иске Баеш, Иске Кәңгеш, Иске Солтанбәк, Иске Уртай, Иске Яндыз, Суыккул, Солтанбәк, Тумырҗа, Тәкәрлек, Тамак, Таубаш-Бадрак, Ташъелга, Таштау, Урман Асты, Үткен, Өчбүлә, Уяды, Чишмә, Юкәлекүл, Юкәлекүл, Юнтирәк, Эңгәсәк, Йосыф.

Кайбер шул татар авыллары халкы тулысынча яки өлешчә башкортлар дип яздырылган.База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».

Элеккеге 1 рус, 1 рус-мари авылында да (Покровка, Әңгәсәк) хәзер татарлар күпчелектә.

Татар авылларында татар теленең минзәлә сөйләше (бәләбәй урынчылыгы) таралган.Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5 Татарлардан тыш татар теле җирле мари, рус авылларында да таралган, ә Ивач, Байгилде, Яңа Бадрак дигән мари һәм Успеновка, Җәлдәк, Кыргыз дигән рус авылларында татар теле төп туган тел булып калган.

Юкка чыккан татар авыллары: Такталыкүл, Абзай, Алга, Кушнарат, Өлкәш, Яңа Дүртөйле.Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Архангель : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.

Искәрмәләр

Дүртөйле районы *