Кәримә Нигъмәтуллина (3 апрельСноб журналы http://www.snob.ru/magazine/entry/66647 , 1984 ел, Мәскәү) — галим-математик, Мәскәү генераль планының фәнни-тикшеренү һәм проектлау институты директоры вазифасын үти (2013 елның 1 февраленнәнМәскәү архитектурасы һәм шәһәрне төзекләндерү комитеты http://mka.mos.ru/about/subordinate/nigmatulina.php ).

Биография 1984 елда Мәскәүдә зыялы гаиләдә дөньяга килә. Әтисе Роберт Нигъмәтуллин — физика-математика фәннәре докторы, Россия фәннәр академиясе академигы. Әнисе Венера Нигъмәтуллина – техник фәннәр кандидаты.

Кәримә өченче класста укыганда аның әтисенә АКШ коллегалары белән эш алып барырга тәкъдим ясыйларForbes http://www.forbes.ru/forbes-woman/liderstvo/77166-pochemu-molodye-zhenshchiny-vybirayut-kareru-uchenogo. Нигъмәтуллиннар гаиләсе вакытлыча АКШга күченә. Анда Кәримә Albany Academy for Girls мәктәбенә укырга керә. Өлкән классларда физика буенча Кәримә эшләгән проект Нью-Йорк штатында иң яхшы дип табыла. Соңрак проекты Сан-Хоседа Intel International Science and Engineering Fair белән халыкара олимпиадасында катнашып беренче дүртлеккә керә.

Шушы уңышлары һәм Albany Academy мәктәбен медаль белән тәмамлау аңа Принстон университетында дәүләт хакына белем алу мөмкинчелеген бирә. Университеттан соң MIT аспирантурасын тәмамлый. Аспирантурада ул гамәли математика буенча диссертация яклый. Диссертация темасы буларак ул инфекцион чирләрнең таралуын модельләүне сайлый.

Параллель рәвештә Кәримә Бостонда консалтинг фирмасында эшли һәм MITда белем бирә.

2009 елдан алып 2012 елга кадәр АКШ Сәламәтлек саклау министрлыгы өчен математик, компьютер модельләр эшләп чыгару һәм программалар язу буенча проектка нигез салучы һәм аны җитәкләүче була.

2012 елның апреленнән — Мәскәү генераль планының фәнни-тикшеренү һәм проектлау институты мөдире урынбасары булып билгеләнә. 2012 елның 24 августыннан оешма мөдиренең беренче урынбасары була. 2013 елның 1 февраленнән оешма мөдире вазифаларын үти.

Сылтамалар Нигматулина Карима Робертовна Исемнәре Кәримә...

Чыганаклар

Төркем:Татар галимнәре Төркем:Физика-математика фәннәре докторлары Төркем:Фән кешеләре Төркем:Математиклар