Юлдаш – татар телендә Башкортстанның Дүртөйле районында нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый-сәяси газетасы. 2024 елга атнага бер тапкыр 12 биттә чыга, район буенча таратыла. Индексы: "татарча" - ПО712, русча (Юлдаш. Вести) - ПО674.
Тарих 1931 елның 1 ноябреннән район гәҗите татарча «Ярыш» исеме белән нәшер ителә башлый. 1956 елдан «Хезмәт байрагы» исемен ала. 1962 – 1965 елларда районнарны эреләтү сәясәте сәбәпле чыгудан туктап тора. 1965 елдан «Уңыш өчен» исемендә янәдән чыга башлый. 1967 елдан русча «За урожай» гәҗите чыга башлый. 1967 елның мартыннан «Ленин байрагы» / «Знамя Ленина» исемендә нәшер ителә. 1993 елдан татарча «Юлдаш» / русча «Юлдаш» исемендә була. Индексы: татарча 50759, русча 50708 2007 елдан район гәҗитләре татарча «Юлдаш» / русча «Юлдаш-вести» исемендә чыгалар. 2008 елдан айга 1 тапкыр башк. «Аҡ шишмә» кушымта – гәҗите чыгарыла. Гомуми тираж – 11 130 данә. Дүртөйле хакимияте сайты
Күренекле кешеләр «Ярыш» гәҗитендә (1933 елда) яугир шагыйрь Бәдрүш Мокамай (1909 -1944),. Зыя Мансур (1916 – 1965) эшли. Күп еллар баш мөхәррир булып газетаны Хәмит Миңнехәмәт улы Нәбиев җитәкли.
1967 елдан, 1980―1982, 1993―1994 елларда газетаның хезмәткәре булып Зиф Имамов эшләгән.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Башкортстанның район гәҗитләре
Төркем:Дүртөйле районы Төркем:Башкортстан гәҗитләре Төркем:Татарстаннан читтәге татар гәҗитләре