Элизабет Мэри Тол Чиф ( ; 24 гыйнвар 1925 ел, Фаирфакс, Оклахома — 11 апрель 2013 ел, Чикаго, Иллинойс) — беренче Америка прима-балеринасы, индеецларның беренче балерина вәкиле. «Биш ай» дип йөртелә торганнарның берсе. Балетта инкыйлаб ясады дип санала. Балерина Марджори Толчифның өлкән апасы, Джордж Баланчинның өченче хатыны.
1953 елда президент Дуайт Эйзенхауэр аны ел хатын-кызы дип, ә Оклахома губернаторы шул ук елны горурлык белән аны индеанка дип атый.
Тәрҗемәи хәле Аның әтисе (Александр Джозеф Тол Чиф) осейдж (индеецлар кабиләсе) башлыгы булган, ә әнисенең (Рут Портер) бабалары шотланд һәм ирланд нәселеннән . Фамилия рус теленә Биек буйлы башлык, юлбашчы дип тәрҗемә ителә. Туганнары һәм дуслары аны «Бетти Мэри» дип атыйлар. Мэриның әнисе Александр Джозефның әнисендә экономка булып хезмәт иткән сеңлесенә йөргәндә танышалар.
Толчиф өч яшендә бию дәресләренә йөргән. Сигез яшендә гаиләсе Лос-Анджелеска, Калифорниягә күченгән, анда апалы-сеңеллеләрнең бию өчен күбрәк мөмкинлекләре булган. 17 яшендә, ангажемент эзләп, (спектакльләрдә яисә концертларда катнашу өчен килешү) Нью-Йорк шәһәренә күченгән, анда эш бирүчеләренең таләп итүе буенча, «Мария Толчиф» сәхнә исемен-псевдоним алган. Биш ел дәвамында Толчиф «Рус балеты Монте-Карло» (1942—1947) компаниясендә биегән, анда Джордж Баланчин белән таныша һәм аңа кияүгә чыга. Баланчин үз труппасының балетмейстеры булгач, Талчиф аның төп биючеләренең берсе була . Толчиф 1956 елда, аңардан аерылышканнан соң күп тә үтми, труппадан китә.
Толчифның дәртле бию стиле Баланчинның техник катлаулылык белән тулы виртуоз хореографиясенә бик туры килә. Балерина «Жар-птицаы» (1949) балетындагы төп роль белән дан казана. Тагын бер уңышлы партиясе — " Щелкунчик"тагы Фея Драже. Ул дөнья буйлап гастрольләргә чыга, Зур театрда чыгыш ясаган беренче Америка гражданины була һәм Америка телевидениесендә даими чыгыш ясый. 1966 елда чыгыш ясаудан киткәннән соң, Мария Талчиф Чикагода балетны үстерүдә актив катнаша: 1974 елда Чикаго шәһәр балет труппасын оештыра, башта Лирик опера составында эшли, аннары, 1981 елда, мөстәкыйль компания була.
Оклахомада балерина өчен берничә һәйкәл куелган. Ул Милли хатын-кызлар даны залына кертелә һәм Милли сәнгать медале белән бүләкләнә. 1996 елда Таллчиф Кеннеди үзәгенең мактаулы бүләкләрен ала. Аның тормышы һәм иҗатына берничә документаль фильм багышлана.
Карьера
Карьера башы Ул 1942 елда Беверли-Хиллз урта мәктәбен тәмамлый. 17 яшендә ул Нью-Йорк шәһәренә китә һәм Сержа Денхэм труппасында чыгыш ясый башлый. Аның беренче чыгышы Парижское веселье Parisian Gaiety театрында була.
«Рус балеты Монте-Карло» нда эшләгән беренче ике ай эчендә ул җиде төрле балетта чыгыш ясый.
Баланчин чоры 1944 елның язында «Рус балеты Монте-Карло» балеты танылган хореограф Джордж Баланчинны "Норвегия җыры"ның яңа куелышы өстендә эшләргә яллаган. Бу адым аның да , Баланчинның да карьерасында борылыш ноктасы була.
Баланчин аны мөһим рольләргә билгеләнә. «Danses Concertantes» операсында ул джаз па-де-үч составында, ә «Bourgeois Gentilhomme» операсында ул Юрек Лазовски белән па-де-де белән чыгыш ясаган. 1946 елның 16 августында Баланчин һәм Мария Толчиф өйләнешәләр. Топчифның контракты тәмамлангач, Франциядә Париж Операсының балет труппасында чакырылган хореограф сыйфатында булган Баланчинга кушыла.
Нью-Йорк шәһәр балеты 1946 елда Баланчин Нью-Йорк шәһәр балетының турыдан-туры башлангычы булачак балет труппасына нигез салу өчен филантроп Линкольн Кирштейн белән берләшә. Аның «Балет Руссе де Монте-Карло» белән килешүе тәмамлануга алты ай калган була, шуңа күрә ул труппада 1947 елга кадәр кала.
Америка Кушма Штатларына кайткач, ул тиз арада 1948 елның октябрендә ачылган Нью-Йорк шәһәр балетының беренче йолдызларының берсе һәм беренче прима-балеринасы булып китә .
Репертуар 1949 елның 27 ноябре — Ут кошы *, Джордж Баланчинның " Ут кошы " (Иван Царевич — Франсиско Монсьон) — партиянең беренче башкаручысы.
Искәрмәләр
Сылтамалар Толчиф Мария «Сильвия» балетыннан па-де-де фрагменты, хореографиясе Джордж Баланчин // Якобның мендәр фестивале, 1951 елның июле. National Women’s Hall of Fame — Хатын‑кызларның Милли дан злы
Төркем:Төньяк-Көнбатыш университетының мактаулы докторлары Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:2013 елда вафатлар Төркем:11 апрель көнне вафатлар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1925 елда туганнар Төркем:24 гыйнвар көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча балериналар Төркем:Хатын‑кызларның Милли дан залы