Шис (- Аллаһның бүләге) — Адәм белән Хаваның өченче улы. Ислам традицияләрендә беренче пәйгамбәрләрнең берсе һәм, әтисе кебек үк, Аллаһ вәхиләрен кабул итүче. Ул Коръәндә искә алынмый, ләкин пәйгамбәрләр хикәяләрендә (кыйсас әл-әнбия) мөһим роль уйный. Ул Инҗилдәге Сифка туры килә.

Биография Риваять буенча, Шис Адәмнең хатыны Хавадан, Кабил көнчелек хисе аркасында Һабилне үтергәннән соң, әтисенең 130 яшендә туган. Аның исеме "Аллаһыдан бүләк урынына" дигәнне аңлата, чөнки ул Һабил урынына бирелгән. Ислам традициясендә аны кайвакыт шулай ук Һибәтулла (гарәпчә: هبة الله) дип тә атыйлар. Гарәп-мөселман риваятьләрендә Адәмнең сакаллы булмау турында әйтелә, Шис сакал үстергән беренче кеше була.

Адәм Шисне төрле белемнәр һәм серләргә өйрәтә, үзенең варисы итә һәм үзенең барлык варисларының башлыгы итеп куя. Адәм үлгәннән соң, Аллаһ Шисне үзенең пәйгамбәре итеп сайлый. Аңа 50 төргәк (сөхеф) җибәрелә, аларда шулай ук фәнни белемнәр дә була.

Шис пәйгамбәрдән соң Аллаһ Тәгалә Идрис галәйһиссәламне пәйгамбәр итеп җибәрә.

Искәрмәләр

Әдәбият

S̲h̲īt̲h̲ / Huart, Cl. and Bosworth, C.E. // Encyclopaedia of Islam. 2 ed. — Leiden : E. J. Brill, 1997. — Т. 9. — P. 489—490. (түләүле)

Төркем:Калыплар:Ислам Төркем:Ислам Төркем:Каһинлек