Гөлнара Нәзиуллина, Гөлнара Габделхәй кызы Нәзиуллина, кыз фамилиясе Исмәгыйлева (Гульнара Габделхаевна Назиуллина; 1967 елның 28 июле, СССР, РСФСР, БАССР, Октябрьский) ― музыкант (альт), педагог, Уфа дәүләт сәнгать институтының кыллы уен кораллары кафедрасы профессоры. Башкортстан Республикасы милли симфоник оркестры концертмейстеры. Россия Федерациясенең атказанган (2025), Башкортстан Республикасының атказанган (2012) һәм халык (2017) артисты, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты.

Тәрҗемәи хәле 1967 елның 28 июлендәГульнара Назиуллина Вконтакте Башкортстан АССР Октябрьский шәһәрендә туган. Әнисе бик матур җырлаган.

Урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныфын, скрипка классы буенча 1нче санлы Балалар музыка мәктәбенең 7 сыйныфын (укытучысы ― Гөлзара Мәсгут кызы Ишутова), альт классы буенча Уфа дәүләт сәнгать институты каршындагы урта махсус музыка мәктәбен (доцент, БР атказанган артисты, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре Андрей Викторович Коваль классы) тәмамлаган.

1985 елда Уфа дәүләт сәнгать институтына шулай ук профессор Андрей Викторович Ковальның альт классына укырга кергән, 1990 елда тәмамлаган. 1999 елда шул ук югары уку йортында ассистентура-стажировка тәмамлаган (профессор Михаил Ефимович Швайштейн классы).

Студент чагында ук беренче курста Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театрында эшли башлаган. 1989 елда Н. Сабитов исемендәге 1нче балалар музыка мәктәбендә скрипка классы укытучысы булып хезмәт юлын башлаган. Сәнгать институтын яхшы билгеләргә тәмамлагач (1990), шушы мәктәптә педагогик эшен дәвам иткән.

1992 елда Уфа дәүләт сәнгать институтының кыллы уен кораллары кафедрасына альт классы укытучысы сыйфатында чакырылган. 2007 елдан доцент, 2023 елдан профессор. Ул укытып чыгарган студентлар арасында 40 тан артыгы ― бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреатлары, Башкортстанның халык һәм атказанган артистлары: Айгөл Моратова, Гөлшат Йомагулова, Татьяна Давыдова һ.б. Аның классын тәмамлаучылар шулай ук дәүләт академия симфоник оркестрында һәм опера һәм балет театры оркестрында эшлиләр, анда альтлар төркеменең нигезен тәшкил итәләр. Институтта эшләгәндә сигез укыту-методик җыентык, күп фәнни мәкаләләр бастырган.

Укытуны актив концерт эшчәнлеге белән уңышлы берләштерә. «Оркестр солисты» программасында, Милли симфоник оркестрга кушылып, татар халык җыры «Галиябану»ны башкара.

2001 елдан ― Башкортстан Республикасы милли симфоник оркестры (2025 елдан Башкортстан Республикасы дәүләт академия симфоник оркестры) кыллы уен кораллары төркеме концертмейстеры. Соңгы елларда кылкубызда уйнауны үзләштергән.

2014 елдан ― «Нюанс» кыллы квартетына (Уфа) нигез салучы һәм җитәкчесе.

Репертуарында чит ил (И. С. Бах, Г. Ф. Гендель, У. Уолтон), рус (А. А. Алябьев, М. И. Глинка, П. И. Чайковский, Д. Д. Шостакович), башкорт (Н. Даутов, З. Исмәгыйлев, Н. Сабитов, И. Хисаметдинов) композиторлары әсәрләре.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2012 ― Башкортстан Республикасының атказанган артисты 2017 ― Башкортстан Республикасының халык артисты 2017 ― РФ Мәдәният министры В. Р. Мединскийның Рәхмәте 2025 ― Россия Федерациясенең атказанган артисты ― мәдәният һәм сәнгать үсешенә керткән өлеше өчен Президент России наградил жителей Башкирии. «Чишминские новости», 30.12.2025Указа Президента РФ

Шәхси тормышы Улы Артур Искәндәр улы (1988 елгы), музыкант (кларнетчы), Башкортстан Республикасы милли симфоник оркестрының генераль директоры (2019―2026). Кызы Камилә пианистка буларак музыка мәктәбен тәмамлаган, ләкин үз язмышын медицина белән бәйләргә карар кылган Жить в музыке. rampa-rb.com, 26.02.2019. Искәрмәләр

Сылтамалар Назиуллина Гульнара Габделхаевна. Портал «Башкортостан»

Төркем:Әлифба буенча музыкантлар Төркем:Альтчылар Төркем:Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар Төркем:Башкортстанның атказанган артистлары Төркем:Башкортстанның халык артистлары Төркем:Россиянең атказанган артистлары