Оскар Усманов, Оскар Вадим улы Усманов (Оскар Вадимович Усманов; 1971 елның 7 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― композитор Список Татарских композиторов, произведения которых рекомендованы для исполнения. tatarstan-gov.ru һәм аранжировкачы, музыкаль продюсер, татар эстрадасы өчен популяр хитлар иҗат итүче хитмейкер, музыка индустриясендә күренекле шәхес. Күп тапкырлар конкурсларда һәм фестивальләрдә, шул исәптән «Ел җыры»нда бүләкләнгән хитлар булдырган.

Тәрҗемәи хәле 1971 елның 7 сентябрендә Казанда иҗади гаиләдә туган. Әтисе ― Вадим Мәхмүт улы Усманов (2014 елда вафат), Казанның иң беренче вокаль-инструменталь ансамбльләренең берсе булган үзешчән «Аргонавты» ВИА (1966 елдан «Орфей») җитәкчесе, 1969 елдан Татар дәүләт филармониясендә «Идел» бит-төркемен нигезләүче, 1975 елдан ― профессиональ «Орфей» ВИА җитәкчесе ВИА «Орфей» год создания – 1975. Ретро-Пластинки 50-90х Вконтакте, 4.09.2020. Балачакта өйдә рус телендә аралашу сәбәпле, Оскар татар телен белми. Өлкән яшьтә берничә тапкыр (мәсәлән, 2017 елда) телне өйрәнергә тырышып караганСписок слушателей на курсах татарского языка – 2017. Казанский (Приволжский) федеральный университет, ләкин уңышсыз булган. Үз җырлары өчен текстларның мәгънәсен аңа гадәттә авторлар тәрҗемә иткән. Әтисенә улының композиторлык иҗаты башта бөтенләй ошамаган: икесен дә сыйфатлы музыкага мәхәббәт берләштергән, һәм әтисе, әлбәттә, улының аның иң яхшы үрнәкләренә иярүен теләгән Алия Зиганшина. Сайдаш, Жиганов... Оскар Усманов? «Вечерняя Казань», 10.04.2004, № 57 (2787).

1980-еллар ахырында Казанның «Торнадо» рок-төркемендә катнашкан. Әлеге коллектив элементлары: концертларда урындыклар ватылу, җанатарларның кычкырулары һәм музыкантларның сәхнәдән халык төркеменә сикерүләре белән танылган.

Казан дәүләт педагогика университетының музыка факультетын тәмамлаганОскар Усманов Вконтакте. Бераз вакыт мәктәптә музыкадан укыткан.

Иҗаты Үзенең үзенчәлекле моңлылыгы, шәхси стиле белән аерылып торган композиторМузыка композитора Оскара Усманова. Тат-шоубиз Вконтакте, 22.12.2022, җырлары үзенчәлекле бер көй белән аерылып тора.

Оскар Усманов ― татар эстрадасында иң рейтинглы җырлар язучы композиторларның берсе.

Карьерасында төп момент җырчы Эльвира Розали белән хезмәттәшлек булган. Җырчы яшь аранжировкачыга үзенә мөстәкыйль рәвештә музыка язарга тәкъдим иткән. Э. Розалиның «Песня России» конкурсында башкарган әлеге җыры призлы урын алган. Бу Оскарның беренче җитди уңышы булган. Соңрак Оскар татар эстрадасы өчен мөстәкыйль көйләр иҗат итә башлаган. Аның композицияләре даими рәвештә «Ел җыры» фестивалендә бүләкләргә лаек булган.

2004 елда Оскар Усманов «Ел җыры» фестивален оештыручы «Барс-медиа» тавыш яздыру компаниясеннән киткән. Ул «Оскар-рекордс» исемле үз лейблын булдыру планнары турында игълан иткән. Яңа проектның максаты ― яшь башкаручыларны популярлаштыру. Музыкаль продюсер буларак, җырның сыйфатлы язылышы, музыкаль продукт өчен җавап бирә.

Роберт Миңнуллин сүзләренә күп җырлар иҗат иткән («Мәхәббәт шушыдыр», «Гомерләр үтә», «Буран дулый», «Каеннар» һ.б.ш.) Оскар и Вадим Усмановы, Роберт Миннуллин. Сания Әхмәтҗанова, Гөлсәрвәр кебек шагыйрьләр белән дә эшләгән.

«Син минем җанымның яртысы» җыры Айдар Галимовны мегайолдыз иткән. Оскар Усманов ― Гүзәл Уразованың күп кенә хитлары авторы, аның белән ул «Тимәсен тик кузләрем» суперхиты белән дебют альбомын яздырганЙөзләгән хитлар авторы, минем беренче альбомымның авторы Оскар Усманов. Гузель Уразова на Дзен, 5.01.2026Эльвира Самигуллина, Альфред Мухаметрахимов. «Без кайфа и 100 тысяч нельзя!»: сколько нужно потратить на татарский хит? БИЗНЕС Online, 16.03.2025.

Оскар Усманов хит җырлары арасында ― «Кайтабыз да китәбез шул» (Гөлназ Сираева башкара), «Син минем жанымным яртысы» (Эльмира Шәрипова), «Мин бәхетле яннарыңда», «Гомер буе көткән бәхетем» (Вәсилә Фәттахова), «Төшәрмен исләреңә» (Гүзәл Уразова), «Оныт әле» (Сәгыйть Гыйбашев), «Кил дөньяга, балам» (Дилә Нигъмәтуллина), «Мин сиңа омтылам» (Альбина Апанаева), «Нигә ялгыз соң син, аккошым» (Ирек Ногманов), «Миякә» (Айдар Галимов), «Көттермә» (Гөлнара Тимерҗанова), «Хыял» (ИлСаф), «Аккош» (Резедә Төхфәтуллина), «Көтәр идем» (Зәйнәп Фәрхетдинова), «Алтын алма» (Габделфәт Сафин), «Юллар» (Алсу Әбүлханова), «Тылсымлы теләк» (Лилия Хәмитова), «Сагынма мине бүтән», «Каеннар арасында» (Рәсим Низамов), «Гомер аты» (Нәфкать Нигъмәтуллин), «Ишетәмсең» (Лилия Муллагалиева), «Балачак дустыма» (Илдар Хәкимов), «Онытмаган» (Әлфинә Әзһәмова), «Узган гомер жәл булмый» (Гөлдания Хәйруллина), «Бер-беребезгә» (Әнвәр Нургалиев), «Саллар ага» (Радик Юлъякшин), «Ник юлыктың» (Айгөл Сагынбаева), «Әниемә» (Лариса Басырова), «Рәхмәт сезгә» (Айгөл Мөслимова, Айлин), «Онытмаган» (Раил Арсланов), «Ләйлә» (Марат Яруллин), «Гомерлек язым» (Раяз Фасихов), «Таксист» (Зөлфәт Зиннуров), «Урман егете» (Динә Гарипова), «Талбишек», «Ком сәгате», «Бәллүр савыт», «Әбиләр чуагы», «Мәхәббәт шушыдыр», «Чын дустым», «Йолдызлар яңгыры» һәм башкаларОскар Усманов. Яндекс МузыкаОскар Усманов. Shazam Оскар Усманов слушать онлайн. Музыка Mail.Ru.

Бизнес-Онлайн фикеренчә, Оскар Усманов ― татар музыкасын иң кыйбат хакка иҗат итүче (2016)Айрат Нигматуллин, Гульназ Бадретдин, Эльвира Самигуллина. В поисках моң: Топ-50 самых влиятельных деятелей татарской эстрады. business-gazeta.ru, 3.11.2016.

Шәхси тормышы Гаиләле: хатыны Сабина, кызы КамиләОскар Усманов: Җырларым бик кыйммәт.. Күченү теләге булуга карамастан, Мәскәүгә күченмәгән, өлкән яшьтәге ата-аналарын ташламаган.

Искәрмәләр

Сылтамалар Оскар Усманов (композитор). Татар җырлары Оскар Усманов: Җырларым бик кыйммәт. Оскар Усманов. 129 песен (тексты песен на тат. и рус. яз.). TAT Songs

Төркем:Әлифба буенча музыкантлар Төркем:Әлифба буенча композиторлар Төркем:Татарстан композиторлары Төркем: Россия аранжировкачылары Төркем:Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:«Татар моңы» конкурсы лауреатлары