Казан ҖЭҮ-1 — Казанның энергетик ширкәте. «Татэнерго» ААҖ составына керә. Урта Кабан күле буенда урнашкан. Тарих Казан ҖЭҮ-1 ГОЭЛРО планы буенча төзелгән һәм файдалануга 1933 елның 17 гыйнварында тапшырылган. Җиһазлар чит илләрдән: Австрия, Германия һәм Италиядән сатып алына. Беренче турбина 1932 елда урнаштырыла. Кулланучылар Әлеге вакытта ҖЭҮ Казанның көньяк һәм көнбатыш өлешендәге торак районннарны һәм ширкәтләрне электр һәм җылылык белән тәэмин итә. «Әзин» һәм «Горки» пар казаннары биналары бер үк исемле микрорайоннарында җылылык чыганаклары булып торалар.

Төп кулланучылар: ААҖ "Нәфис-Косметикс", ЯАҖ "КВАРТ", ААҖ "КЗСК", ААҖ "Холод", ААҖ "Татспиртпром", ЯАҖ "НПО Компас". Моны да карагыз Казан ҖЭҮ-2 Казан ҖЭҮ-3

Төркем:Татарстан электр стансалары Төркем:Россия җылылык электр стансалары Төркем:Казан ширкәтләре