Сәхибгәрәй Сәетгалиев (6 март 1894 — 29 октәбер 1938) — совет сәяси һәм фирка эшлеклесе. 1917 елдан коммуначыл фиркасе әгъзасы. Тәрҗемәи хәл Уфада эшче гаиләсендә туган. 1915 елда гаскәргә чакырылган, 1916 елдан Екатеринбург шәһәрендәге РСДРП комитетының өндәүчесе (агитаторы).

Февраль инкыйлабыннан соң полк комитеты һәм Екатеринбур шурасының әгъзасы, мөселман гаскәриләрнең гарнизон комитеты рәисе. 1917 елның июленнән — Урал өлкә мөселман шурасының рәисе.

1918—1919 елларда Казан шурасының милләтләре эшләре буенча комиссары, Уфа губерна комитеты татар-башкорт бүросының әгъзасы, Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең Сәяси бүлеге каршындагы мөселман хәрби-сәяси курслары укытучысы. 1919 елның ноябердә — 2нче Шәрекъ халыкларының коммуначыл оешмалары җыены делегаты, аның үзәк бүросына сайланылган.

1920—1921 елларда инкыйлаб комитеты рәисе, ТАССР Халык Комиссарлары Шурасы рәисе. Борһан Мансуров белән бергә «Татар телен кертү турында» декретка кул куя.

1921—1924 елларда — Халык Комиссарлары Шурасы рәисе. 1924 елдан җаваплы фирка һәм дәүләт эшендә.

9, 10, 12 һәм 13 фирка җыеннарының делегаты, 13нче җыенында РКП (б) Үзәк тикшерү комиссиясенең әгъзасы булып сайланылган. Коминтернның икенче һәм өченче җыеннарында катнашты. БҮБК һәм ССРБ Үзәк Башкарма комитетынә сайланылган.

1938 елда репрессияләнә.

Истәлек Казанның тарихи үзәгендә Сәетгалиев исемен йөртүче урам һәм мәдәният йорты бар. Уфаның Октябрь районында Сәетгалиев исемен йөртүче бульвар бар.

Искәрмәләр

Шулай ук карагыз 1921-1922 еллар ачлыгы

Төркем:Сталин репрессияләре корбаннары Төркем:Татарстан хөкүмәте рәисләре