Муса Гали (псевдоним, чын исеме Габдрахман Гали улы Галиев, ) – язучы, шагыйрь, тәрҗемәче. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1979). Бөек Ватан сугышында катнашкан.

Тәрҗемәи хәле 1923 елның 15 октябренда БАССР Уфа кантоны Абрай вулысы (хәзерге Чишмә районы) Иске Муса авылында туган. 1937 елда туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлый.

1938 елда Уфада медицина мәктәбендә, 1939 елдан Дәүләкән педагогика укуханәсендә укый.

Бөек Ватан сугышында 1942 елның мартыннан хәрби хезмәткә алына. 1943 елның көзендә Беларус фронтында алгы сызыкта. Днепрны кичүдә катнаша. Авыр яралана. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Армиядән кайткач, Чишмә районы Чуалкип мәктәбендә укыта.

1948-1952 елларда Уфа педагогия институтында укый.

1952-1957 елларда «Пионер» журналында бүлек мөдире.

1963-1965 елларда Мәскәүдә әдәбият институтында укый.

Иҗаты Әдәбият белән кызыксынып китүе Дәүләкәндә укыган елларга туры килә. Аның беренче шигырьләре Дәүләкән районы газетасында һәм «Яшь төзүче» газетасында басыла.

Беренче шигырьләр китабы «Якты көн» 1953 елда нәшер ителә. Шуннан соң 40 тан артык китабы дөнья күрә. Ундүрте Мәскәүдә русча басыла.

Сәяхәтләр тәэсирендә язылган «Кырым дәфтәреннән», «Кояш һәм күз яше», «Көнчыгыш хакында ике җыр», «Франция дәфтәре», «Монголия дәфтәреннән» шәлкемнәре әдәбиятта яңалык булып кабул ителде.Совет Башкортстаны язучылары.Уфа, 1988, 132 биттә.

Сибай театрында күппәрдәле пьесалары куелды.

Тәрҗемә өлкәсендә эшли: А.С. Пушкинның «Царское Село истәлекләре»н, У. Шекспирның «Макбет»ын, Әскад Мөхтәрның «Каракалпак кыйссасы»н һ.б. тәрҗемә итте.

Матбугатта әдәби тәнкыйть, публицистик мәкаләләр белән чыгыш ясый. БСЭ

Балалар өчен поэма һәм шигырьләр яза.

Китаплары «Якты көн» (1953), «Юл башы» (1954), «Туган якларым» (1957), «Кырым дәфтәреннән» (1957), «Чуклы йөгән» (1959), «Диңгезләр аша сөйләшү» (1960), «Көнчыгыш хакында ике җыр» (1962), «Торналар киткәндә» (1963, балалар өчен), «Июнь кичләре» (1964), «Ай елмая» (1967, балалар өчен), «Таулар чакыра» (1968), «Җир йокламый» (1969), «Кояш җиле» (1970), «Ак яңгыр» (1972), «Франция дәфтәреннән» (1972), «Сайланма әсәрләр. 2 томда» (I томда шигырьләр, 1973; II томда поэмалар, 1973), «Тамчы шатлыгы» (1975), «Монголия дәфтәреннән» (1977), «Кызыл үләннәр» (1979), «Гөлләр һәм йолдызлар» (1981), «Яшенле офыклар» (1983), «Кояшлы чишмә» (1987)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Салават Юлаев исемендәге премия (1979) РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре (1982) БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1982) Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1973) Халыклар дуслыгы ордены (1993) ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1956).

Әдәбият 1. Кирәй Мәргән. Тамчылар шатлыгы. Ағиҙел, 1976, № 10.

2. И. Вәлитов. Уйланулар китабы. Ағиҙел, 1982, № 4.

Чыганаклар Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.

Сылтамалар Әдәбият картасы сайты БР мәдәният дөньясы сайты Башкортстан (белешмәлек) БСЭ Әдипләр сайты Чишмә районы хакимияте сайты

Моны да карагыз Рәшит Сабитов. Муса Гали турында истәлек. Кызыл таң, 2011, 24 август. Искәрмәләр

Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт язучылары Төркем:Башкорт шагыйрьләре Төркем:Татар язучылары Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашкан язучылар Төркем:Журналистлар Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәрләре