Габделхак Игебаев (тулы исеме Габделхак Хаҗмөхәммәт улы Игебаев, ) – язучы, БР халык шагыйре (2010), Салават Юлаев премиясе лауреаты (1991).

Тәрҗемәи хәле 1930 елның 2 июлендә БАССР Җылаер кантоны (хәзерге Башкортстанның Баймак районы) Күсәй авылында туган. Балалар йортында тәрбияләнә. Темәс педагогика укуханәсен (1946), Уфа педагогия институтын (1950), Мәскәүдә әдәбият институтын (1971) тәмамлый.

1950-1969 «Кызыл таң», «Совет Башкортстаны» газеталарында, «Пионер» журналында әдәби хезмәткәр,

1971-1990 «Агыйдел» журналында бүлек мөдире булып эшли. Уфа шәһәр сайты

2016 елның 27 сентябрендә Уфада вафат БР халык шагыйре Абдулхак Игебаев вафат. Азатлык Радиосы.

Иҗаты Шигырьләре 1948-1949 елларда республика газеталарында күренә башлый. Беренче китабы – «Яшьлек җыры» шигырьләр җыентыгы (1954).

А. Игебаев - лирик шагыйрь, шуңа күрә аның беренче шигырьләренә яшьлек дәрте белән сугарылган лиризм, юмор хас. Соңрак язылган әсәрләре югары гражданлык пафосы, хис-тойгылар тирәнлеге белән аерылып тора. Башкорт энциклопедиясе

Билгеле поэмалары: «Корея кызы», «Гаилә шатлыгы», «Ирәндек бөркете», «Урал тавышы», «Оран сала Җир-ана» рус, украин, кыргыз, татар, казакъ, үзбәк, якут телләренә тәрҗемә ителгән.

Китаплары Яшьлек җыры (1954) Туган җир (1956) Яңа чалымнар (1957, очерклар) Минем сеңелем (1958) Ирәндек бөркете (1959) Акбүзат (1960) Елмаегыз, йолдызлар (1964) Алтын дулкыннар (1966) Җиз кыңгырау (1968) Урал тавышы (1969) Сагына белә икән ташлар да (1972) Кайда сайрый сандугачкай (1974; 2010) Беләм җирем-суым кадерен (1976) Кар өстендә учак кабыздым (1978, «Тәлгәшләр» җыентыгында) Бәләкәч дусларыма (1979, балаларга) Шигырьләр, поэмалар (1980) Гөлләр сибәрдәй булам (1984) Яшьлек илендә калам (Казан, 1997) Сайланма әсәрләр.2 томда (2004-2005)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Салават Юлаев премиясе (1991) – «Әйтелмәгән сүзләр» җыентыгы өчен Г. Сәләм исемендәге премия (1968) – «Оран сала Җир-ана» патетик поэмасы өчен Батыр Вәлит исемендәге премия РСФСР (1991) һәм БАССР (1980) атказанган мәдәният хезмәткәре Салават Юлаев ордены (2005) БР халык шагыйре (2010)

Әдәбият М. Кәрим. Каләмдәш иптәшләргә хатлар. – Абдулхак Игебаевка. китапта: Күтәрелгән кояшка карап. Уфа, 1960, 78-83 бб. Г. Рамазанов. Юл тынгысызларны ярата. Ағиҙел, 1975, № 12.

Чыганаклар Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.

Сылтамалар Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә башкорт телендәге әсәрләре башка чыганаклар Әдәбият картасы сайты Башкорт энциклопедиясе Уфа шәһәр сайты

Искәрмәләр

Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт язучылары Төркем:Башкортстан журналистлары Төркем:БАССР атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:Г. Сәләм премиясе лауреатлары Төркем:Салават Юлаев ордены кавалерлары Төркем:Башкортстан халык шагыйрьләре Төркем:ССРБ язучылары