Рәшит Назаров (псевдонимы Рәшит Назар, тулы исеме Рәшит Сәетбаттал улы Назаров, ) – шагыйрь. Салават Юлаев премиясе (2004) , Г. Ибраһимов (1996) премиясе лауреаты. БР язучылар берлеге әгъзасы (1996).
Тәрҗемәи хәле
1944 елның 1 ноябренда БР Авыргазы районы Торымбәт авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, күмәк хуҗалыкта эшли. 1963-1966 елларда хәрби хезмәттә. Армия хезмәте сәламәтлеген нык какшата, берничә ай хастаханәдә дәвалана.
Иҗаты Кечкенәдән шигырьләр яза. Көнгә 5-6 шигырь язган чаклары да була. 1961 елда «Агыйдел» журналында беренче шигырьләр шәлкеме басыла. 1965 елда беренче китабы - «Таңны каршылаганда» (мөхәррире Наҗар Нәҗми) дөнья күрә. Икенче китабы – «Кояш юлы буйлап» (1970). Ике дистә елдан соң өченче китабы – «Сезгә йөрәгемне илтәм» (мөхәррире Әсхәл Әхмәт-Хуҗа) (1991), дүртенче китабы – «Яшен» (1994) нәшер ителә. Шагыйрь Риф Мифтахов - Р. Назаровның иҗади мирасын барлаучы һәм фәнни тикшерүче - Р. Назаровның шигырьләрен туплап, ике томлыгын бастыра (2002, 2005). Рус, инглиз, башкорт телләрендә нәшер ителгән «Йолдызлар туе» (мөхәррире Фәнүзә Нәдершина) (2009) шигырьләр җыентыгы Р. Назаров иҗатын тулысынча ачып бирә. Бүләкләре, мактаулы исемнәре Салават Юлаев премиясе (2004) – «Шигырьләр. I том» (2002) китабы өчен Г. Ибраһимов премиясе (1996)
Хәтер «Бельские просторы» журналы һәр елны Р. Назаров шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итү буенча иҗади конкурс уздыра. 2022 ― Авыргазы районы үзәге Толбазы авыл гимназиясенә исеме бирелгәнЛәйсән Закирова. Башҡортостанда ауыл мәктәбе шағир Рәшит Назаровтың исемен алды. «Башинформ» МА, 15.08.2022. 2024 елның 15 маенда Авыргазы районы үзәге Толбазы авылында, шагыйрь исемен йөрткән гимназия бинасы алдында һәйкәле (бюст) ачылган (бюст авторы'' — скульптор Илдус Закиров)Ләйлә Аралбаева. Башҡортостанда шағир Рәшит Назаровҡа бюст асылды. Башинформ, 16.05.2024.
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар Башинформ сайты Авыргазы районы рәсми сайты БР әдәби картасы
Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:Г. Ибраһимов премиясе лауреатлары Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт шагыйрьләре Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Россия язучылары