Сәет Меняльщиков (Сәет Җиһан улы Меняльщиков, ) – куючы рәссам. «Мосфильм» киностудиясендә эшләгән. ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты (1981).

Тәрҗемәи хәле 1936 елның 22 апрелендә Мордовия АССРның Рузай районы Тат-Пешлә авылында Крупный план берлеге сайты (башка версия буенча Мәскәү өлкәсе Ногинск шәһәрендә) туган. Ногинск шәһәренең 14-мәктәбен, «1905 ел» исемендәге Мәскәү өлкә сәнгать укуханәсенең театр-декорация бүлеген (В. Шестаков остаханәсе) (1956), ВГИКның сәнгать факультетын (Б. Дубровский, Ю. Пименов остаханәсе) (1962) тәмамлаган.

1962-1997 «Мосфильм» киностудиясенең рәссам-куючысы булып эшли. С. Бондарчукның «Сугыш һәм солых» кинофильмында (1967) рәссам-куючы булып катнашу танылу китерә.

Иҗаты «Мосфильм» кностудиясендә куючы - рәссам буларак катнашкан фильмнары

1992 — Алтын поднослы официант (Официант с золотым подносом) 1991 — Җеп тоткан маэстро (Маэстро с ниточкой) 1990 — Русиядә яңадан каргышлы көннәр (А в России опять окаянные дни) 1989 — Мцен өязенең леди Макбеты (Леди Макбет Мценского уезда) 1989 — Өметсез өметләнәм (Без надежды надеюсь) 1988 — Шурави 1985 — Васыять (Завещание) 1984 — Мирас (Наследство) 1984 — Клиника (киноальманах) 1983 — Яшьлек (Молодость) (киноальманах) 1982 — Айвенго турында баллада (Баллада о доблестном рыцаре Айвенго) 1981 — Әрем - әче үлән (Полынь - трава горькая) 1980 — Алтын атлы җайдак (Всадник на золотом коне) 1979 — Мәскәү күз яшенә ышанмый (Москва слезам не верит) 1978 — Яңа урында (На новом месте) 1976 — Картлачлар өчен күңел ачу (Развлечение для старичков) 1975 — Мария өчен алмазлар (Алмазы для Марии) 1973 — Гади киемле кеше (Человек в штатском) 1972 — Бер көн турында хикәя (Рассказ об одном дне) 1971 — Шаһит югалу (Пропажа свидетеля) 1971 — Ир булсаң (Если ты мужчина...) 1970 — Изге Луканың кайтуы (Возвращение Святого Луки) 1969 — Ватерлоо (Италия, ССРБ) 1967 — Софья Перовская 1965-1967 — Сугыш һәм солых (Война и мир)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1981 — ССРБ дәүләт премиясе — «Мәскәү күз яшенә ышанмый» (1979) фильмы өчен

Сылтамалар С. Меняльщиков Кино-поиск.ру сайтында Крупный план берлеге сайты

Искәрмәләр

Төркем:Сәнгать уку йортларын тәмамлаучылар Төркем:ВГИК тәмамлаучылар Төркем:Рәссамнар Төркем:ССРБ дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:Мордовия татарлары Төркем:Мәскәү татарлары