Максим Шакиров (Максим Фатыйх улы Шакиров, ) – «Красная звезда» (Мәскәү) газетасының спорт бүлеге хәбәрчесе «Красная звезда» сайтында, альпинист, тренер.

Тәрҗемәи хәле 1967 елның 21 ноябрендә Мәскәү өлкәсе Ногинск шәһәрендә туган. Физик тәрбия институтының тренерлык факультетын «пятиборье буенча тренер» белгечлеге буенча (1990), тау чаңгысы спорты инструкторлары мәктәбен (1991) тәмамлаган.

Хезмәт юлы 1990 29- СКА йөзү буенча тренеры. 1991-1993 Семашко исемендәге институтның физик тәрбия кафедрасында физик тәрбия укытучысы. 1993-1996 «Гармония» лицеенда физик тәрбия укытучысы. 1999 «Красная Звезда» газетасында хәбәрче, махсус хәбәрче. 100 дән артык мәкаләсе, спорт репортажы дөнья күргән.

Альпинизм

1996 елдан альпинизм белән шөгыльләнә. Тауга менүләрне фото һәм видеога төшереп бара. Тау чаңгысы спорты нигезләренә өйрәтә. Яңа елларны дөньяның иң биек тау башларында каршылау идеясе авторы. Кыйтгаларның, илләрнең һәм тау массивларының абсолют биек тау башларында Яңа елны каршылау («New Year on the Summits») проекты җитәкчесе.Альпари сайтында

Яулаган биеклекләре 2001 – Эльбрус (Россия) 2002 – Монблан (Альп) 2003 – Килиманджаро (Африка) 2004 – Аконкагуа (Япония) 2005 – Фуджи (Япония) 2006 – Чимборасо (Эквадор) 2007 – Олимп (Греция) 2008 – Охос-дель-Саладо (Чили) 2009 – Цуг Шице (Алмания) 2010 – Тубкаль (Атлас таулары, Марокко)Яңа елны - Африкада 2011 – Аибга (Россия, Краснодар крае) 2012 – Говерла (Карпат, Украина) 2013 – 2014 – Тейде вулканы (Тенерифе, Канар утраулары, Испания) 2015 – Олимпус (Кипр, 1 900 м)«7 биеклек» клубы сайтында Сочи шәһәрен Олимпиадага (2014) тәкъдим итү максаты белән Сочи флагын 5 кыйтганың иң биек тау башларына кадау белән шөгыльләнә: Аконкагуа (Көньяк Америка, 6 962 м) «Красная звезда», 21.03.2007 Эльбрус (Европа, 5 642 м) Косцюшко (Австралия, 2 228 м) Килиманджаро (Африка, 5 895 м) Эверест (Азия, 8 848 м).

Максаты БМО әгъзасы булган 194 илнең һәркайсында булып, иң биек булган тау башына менү, шул исәптән өч 8 меңлеккә (Эверест, К2, Канченджанга). Соңыннан 194 3D панорама, 194 видеороликны берничә чит телдә аңлатмаларын язып, интернетка урнаштыру.

Кызыклы факт М. Шакиров – Яңа елларны 14 ел беррәттән иң биек тау башларында каршылаучы дөньяда бердәнбер кеше. ССРБ, Россия, БДБ тарихында Эверестка менеп җиткән 143 нче кеше. Эверестка бердән артык мәртәбә менеп җиткән 20 нче кеше.climbing.ru сайтында

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Россиянең альпинизм буенча Беренче кубогы иясе (2012, команда эчендә) Халыкара «7 Summits» программасын иң тиз үтү (293 көндә) буенча дөнья рекордсмены (2012, команда белән 1 нче тауга менүен American Alpen Journal билгеләгән. 2004 елгы менүен Reuters агентлыгы яктыртып барган.

Сылтамалар Альпари рәсми сайты Тауга менүчеләр турында портал

Искәрмәләр

Төркем:Альпинистлар Төркем:Журналистлар Төркем:Спортчылар