«Алга́, дошма́н өстенә!» — фронт газетасы, Калинин фронты сәяси идарәсе органы.

1942 елның ноябреннән 1943 елның 20 октябренә кадәр татар телендә Калинин фронты сәяси идарәсе органы буларак чыга; фронт таратылганнан соң, редакция яңа оештырылган Балтыйк буе фронты сәяси идарәсе карамагына күчерелә. Газета 1945 елның 5 июненә кадәр нәшер ителә, барлыгы 308 саны чыга. Мөхәррире М. Гыймадиев. Редакция хезмәткәрләре һәм хәрби хәбәрчеләре А. Әхмәт, Ш. Маннур, А. Шамов; рәссам Б. Әлминов рәсемнәре бирелә, солдат һәм офицерлардан Х. Атнагулов, Ф. Басыйров, Г. Вәлиев, М. Гаязов, И. Закиров, С. Мәгъсүмов, З. Хәсәнов һ.б.ларның мәкаләләре басыла.

Чыганаклар Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.

Төркем:Татарча гәҗитләр Төркем:Фронт газеталары