Айон () — Көнчыгыш Себер диңгезендә, Чаун култыгына керештә урнашкан утрау. Русиянең Чукот автономияле бүлгесенә карый. Кыйтгадан Кече Чаун бугазы белән аерылган.

Үзенчәлекләр Мәйданы якынча 2 000 км², озынлыгы 63 км, киңлеге 38 км. Иң биек ноктасы 64 м. Ярлары тәбәнәк, кайбер урыннарда текә. Арктик тундрасы өстенлек итә. Бердәнбер торак пункт — Айон авылы.

Тарих Утрауны 1646 елда рус сәнәгатькәре һәм сәяхәтче Исай Игнатьев кәшеф иткән.

Кызыклы фактлар Утрауда чукот галиме Пётр Инэнликей туган.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча утраулар Төркем:Төньяк Боз океаны