ГерберУдмуртча: геры – «сукá», бере - «соңыннан» — удмурт милли бәйрәме. Язгы кыр эшләре беткәч, июнь аенда (10-26 июнь аралыгында) уздырыла. Әүвәл авылларда, соңыннан Удмуртия республикасы күләмендә зур гербер уза.
Тарих
Октябрь инкыйлабына кадәр яз көне, чәчү тәмамлангач, яки җәй көне, печәнгә төшәр алдыннан, үткәрелгән. Гербер – киң мәгънәдә чәчү-утырту эшләре тәмамлануны бәйрәм итүче гореф-гадәт — шөкрана кылу, шул ук вакытта югары көчләрдән печән чабарга көч бирүен сорау, икмәкләрнең яхшы уңышын теләү дә. Корбан чалу да кабул ителгән.Миннияхметова Т. Г. Календарные обряды закамских удмуртов. Ижевск, 2004. 64- биттә. Көньяк удмуртларда (шулай ук Татарстанда) Гырон быдтонУдмуртчадан: Гыро́н быдто́н - «сөрү тәмамлану» исеме белән ай башында үткәрелә. 1992 елдан Удмуртиядә республика күләмендә бәйрәм ителә.
Бәйрәм тәртибе Билгеләнгән көнне Герберда катнашучылар иртәнге якта өй борынча кереп йөриләр, сыйланалар, җырлар җырлыйлар. Көндезгә таба барысы да киң болынга җыелалар. Анда сәхнә көйләнгән, шулай ук итле ботка пешерү өчен казан асылган була. Җитәкчеләр бәйрәм белән котлыйлар, алдынгы авыл хезмәтчәннәрен бүләклиләр (2015 елда, мәсәлән, өр-яңа трактор да бирелә). Символик рәвештә булса да, дога кылу үткәрелә. Ботка ашала, удмурт милли эчемлеге кумышка (көмешкә) белән сыйланалар. Бәйрәмдә катнашучылар өчен концерт, конкурслар, спорт бәйгеләре (мәсәлән, бүрәнә ыргыту) оештырыла. Сәүдә рәтләре бик бай була. Халык кичкә хәтле ял итә. Удмурт чибәре «Чеберина-чеберай» сайлана.
Урыны Һәр елны яңа урында үткәрелә. 1992 — Алнаши районы; 1993 — Можга районы; 1994 — Кыяс районы; 1995 — Шаркан районы; 1996 — Завьялово районы; 1997 — Воткинск районы; 1998 — Вавож районы; 1999 — Кече Пурга районы; 2000 — Селты районы; 2001 — Глазов районы; 2002 — Якшур-Бодья районы; 2003 — Игра районы; 2004 — Ува районы; 2005 — Кизнәр районы; 2006 — Дебёсы районы; 2007 — Сарапул районы; 2008 — Балезино районы; 2009 — Завьялово районы; 2010 елдан «Лудорвай» мигъмари-этнографик музей-тыюлыгында уздырырга карар кабул ителә. 2015 — Кез районы Кез бистәсендә уздырыла. 2016 — Сюмси районы (Бабьинские горы) 2017 — Можга районы 2018 — Ува районы 2019 — Игра районы (Кече Мазьги)
Сылтамалар Коробейников А. В., Сахарных Д. М. Гербер: удмуртларның җәйге бәйрәме турында
Моны да карагыз Гырон быдтон
Искәрмәләр
Төркем:Бәйрәмнәр Төркем:Милли бәйрәмнәр Төркем:Күңел ачу Төркем:Удмурт бәйрәмнәре Төркем:Удмуртия бәйрәмнәре Төркем:Татарстан бәйрәмнәре Төркем:Удмуртия Төркем:Әлифба буенча бәйрәмнәр