Еникиев, Еникеев – татар фамилиясе. Татар дворяннары (морзалар)Еникиевларның дворян титулы Екатерина II нең 22.02.1784 указы нигезендә расланган Еникиевларның нәсел фамилиясе.

Татарча Википедиядә әлеге фамилияне кулланып ясалган түбәндәге мәкаләләр урнаштырылган: Альберт Еникиев, профессор. Әмирхан Еники (Еникиев) (1909―2000), Татарстанның халык язучысы. Вил Еникиев, техник фәннәр докторы. Гайсә Еникеев (1864―1931), Россия империясенең III, IV Дәүләт думасы депутаты. Дамир Еникиев (939), медицина фәннәре докторы (1988), профессор (1989). Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе (1993). Дәрд Еникиев (1924), медицина фәннәре докторы. Искәндәр һәм Дилә Еникиевларның әтисе. Зөфәр Еникеев (1951), хокук фәннәре докторы, БР Конституция суды рисе (2014). Искәндәр Еникиев (1957), медицина фәннәре кандидаты. Дәрд Еникиевның улы, Дилә Еникиеваның энесе. Марат Еникиев, хокук фәннәре докторы. Михаил Еникиев, медицина фәннәре докторы. Нигъмәтулла Еникиев (1893-1971), совет хәрби эшлеклесе, бригада комиссары. Рафаэль Еникиев (1942—1993), медицина фәннәре докторы (1990), профессор (1992). БАССР атказанган табибы (1987). Ренат Еникиев (1937–2020), композитор, Тукай премиясе лауреаты (1983). Рифкать Еникиев (1924-2000), колхоз рәисе, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1971). Сәет Еникиев, профессор. Сәхип Еникиев (1856―1929), патша армиясенең генерал-майоры Сөләйман Еникиев, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы. Таң Еникеев (01.10.1948), сценограф, Г. Сәләм, Д. Сираҗиев премияләре лауреаты. Хәсән Еникиев (1910—1984), селекционер, биология фәннәре докторы (1958), профессор (1960), Сталин премиясе лауреаты (1952). Шәриф Еникиев (1911―1986), язучы, драматург.

Еникиева, Еникеева Дилә Еникиева (28.01.1951), табиб (психиатр), язучы, медицина фәннәре кандидаты. Динара Еникиева (17.09.1973), БР сәламәтлек саклау министры урынбасары (2011), медицина фәннәре кандидаты. Татьяна Еникиева, сәнгать гыйлеме докторы. Моны да карагыз Еникиевлар, татар кенәзләре һәм морзалары. Искәрмәләр

Әдәбият Историческая генеалогия татарского народа (төзүчесе А. Беляев). Казан, 2012. ISBN 978-5-298-02215-6

Төркем:Шәхесләр Төркем:Фамилияләр