Мальвачалар () — мальвалар () рәтеннән гаиләлек. Мальвачалар — берьеллык һәм күпьеллык үләннәр, куаклар, я тәбәнәк агачлар. Башлыча субтропик һәм тропик өлкәләрдә үсәләр, ике ярымшарның да уртача җылы төбәкләрендә очрый. Мальвачалар семьялыгында 85 ыруг һәм 1600 төр билгеле. Татарстанда кыргый флорада 3 ыругы һәм 7 төре үсә.
Үсемлекнең барлык өлешендә дә лайлалы куышлыклар һәм гади, бизле, я йолдызсыман төкчәләр бар. Яфраклары чиратлашып урнаша, төпчек яфраклы, бар-максыман бүленмәле, я бармаксыман аерчалы, сирәк кенә тоташ. Чәчәкләре актиноморф, гадәттә ике җенесле, 5 әгъзалы. Күпчелек ыругларына чәчәк нигезен чолгап алучы кәсә асты хас, ул якынайган чәчәк яны яфракларыннан барлыкка килә. Чын кәсә ирекле, я кушылып үскән 5 яфракчыктан тора.Мәүлүдова Л.Г., Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр системасы: Югары уку йортлары өчен дәреслек бит229
Таҗның һәр яфракчыгы төбе белән серкә көпшәсенә берегә, нәтиҗәдә таҗ тоташ кебек була. Мальвачаларны нигездә бөҗәкләр серкәләндерә, читтән серкәләнүгә протоандрия булыша. Тропикларда күпчелек мальвачаларны — колибри, ә төнлә чәчәк атучыларны ярканатлар серкәләндерә. Мальвачаларның җимеше — тартмачык, я чикләвекчек, сирәк кенә җиләк. Җимешләрне тарату өчен төрле җайланмалары (төкчәләр, чәнечке, канатчык һ. б.) бар.
Мальвачалар кеше тормышында гаять зур әһәмияткә ия. Күпчелек мальвачалар нык юкәр җепсел (техник сүс) бирә, алардан каты тукыма (брезент, киндер) тукыйлар, бау, аркан ишәләр. Мамык үсемлеге (Gossyperae) — мөһим техник культура, дөньякүләм җитештерелгән сүснең 50% ын тәшкил итә. Сүс өчен кенаф () үсемлеген Африка, Көньяк Азиядә борынгыдан ук игәләр. Үзбәкстанда үстерелә. Кытайда шулай ук Теофраст арканчыгы () киң игелә. Мальвачаларның күпчелеге — декоратив үсемлекләр. Бүлмәдә һәм оранжереяда — «Кытай розасы» () бакча һәм паркларда эре, төрле төстәге чәчәкле алсу штокроза () сортлары киң үстерелә, аларны гадәттә «мальвалар» дип атыйлар.
«Күпчелек мальвачалар нык юкәр җепсел (техник сүс) бирә, алардан каты тукыма (брезент, киндер) тукыйлар, бау, аркан ишәләр. Алар арасында кенаф (Hibiscus cannabinus) үсемлеге иң билге-лесе. Аны Африка, Көньяк Азиядә борынгыдан ук игәләр. Үзбәк-станда үстерелә. Кытайда шулай ук Теофраст арканчыгы (Abutilon theophrasti) киң игелә. Мальвачаларның күпчелеге — декоратив үсемлекләр. Бүлмәдә һәм оранжереяда — «Кытай розасы» (Hibiscus posa-sinensis) бакча һәм паркларда эре, төрле төстәге чәчәкле алсу штокроза (Alsea ро-sea) сортлары киң үстерелә, аларны гадәттә «мальвалар» дип атыйлар. Дару алтее (Althaea officinalis) тамырларыннан, ютәлне йомшарту өчен, дарулар ясыйлар. Мальвачаларның күп кенә төрләре — рудераль чүп үләннәр. Мальвачалар семьялыгында 85 ыруг һәм 1600 төр билгеле. Татарстанда кыргый флорада 3 ыругы һәм 7 төре үсә.Мәүлүдова Л.Г., Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр системасы: Югары уку йортлары өчен дәреслек бит231
Искәрмәләр
Чыганаклар Мәүлүдова Л.Г., Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр системасы: Югары уку йортлары өчен дәреслек