Һенрих Һерман Роберт Кох (; , Клаусталь-Целлерфельд — , Баден-Баден) — алман микробиологы.

Эпидемиология һәм бактериология нигезләүчеләреннән берсе. Гёттинген университетын тәмамлаган (1866). Берлин университеты профессоры (1885—91). Берлиндагы йогышлы авырулар инсититуты директоры (1891-1904). Төп хезмәтләре йогышлы авыруларны китереп чыгаручы микроорганизмнарны ачыклауга һәм аларга каршы көрәш ысулларын эшкәртүгә карый. Мисыр, Һиндстан, Яңа Гвинея һәм Ява утравына микробиологик экспедициялар оештырган. Түләмә, туберкулез (1882), вабаны (1883) китереп чыгаручы микроорганизмнарны кәшеф иткән. Бактериаль тәдкыйкатьләр алып барган. Дезинфеикция ысулларын тәкъдим иткән. Туберкулин препаратын уйлап тапкан (1890). Нобель премиясе лауреаты (1905). Искәрмәләр

Төркем:Биологлар