Игорь Носов, Игорь Николай улы Носов (, 1978 елның 20 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан ― 2022 елның 8 феврале, РФ, Мәскәү) — юрист, «“Иннополис” АИЗ» ААҖ генераль директоры (2013 ―2018). Түбән Новгород өлкәсе (Түбән Новгород өлкәсе) губернаторы урынбасары (2018―2021). «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар шурасы әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле 1978 елның 20 апрелендә Казанда туган. Казанның 39нчы мәктәбен, РФ эчке эшләр министрлыгының Мәскәү юридик институтын (2012 елдан РФ ЭЭМның В. Я. Кикоть исемендәге Мәскәү университеты, ), Colorado State University (АКШ) бизнес-мәктәбен (Executive MBA дәрәҗәсе белән) тәмамлаган.

Хезмәт юлы 1999-2002 Татарстан сәүдә һәм тышкы икътисадый багланышлар министрлыгының беркетмә бүлегендә әйдәүче белгеч. 2002-2007 Philip Morris International компаниясенең РФдәге вәкиллегендә (Мәскәү) эшли. 2007-2008 «Алабуга» АИЗ җитәкчесе урынбасары. 2008-2009 Аерым икътисадый зоналар (АИЗ) белән идарә итү федераль агентлыгының Татарстан буенча җирле идарәсе башлыгы — «Алабуга» АИЗ җитәкчесе. 2010, февраль-ноябрь «Аерым икътисадый зоналар» ААҖ (Мәскәү) генераль директоры урынбасары. 2010-2012 Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары, «“Алабуга” АИЗ» ААҖ директорлар шурасы рәисе. 2012-2013 Мәскәү шәһәре хакимиятенең фән, сәнәгать сәясәте һәм эшмәкәрлек департаменты җитәкчесе урынбасары. 2013 елның мартыннан «“Иннополис” АИЗ» ААҖ генераль директоры. 2018 елның июль аеннан Түбән Новгород өлкәсе губернаторы (Глеб Никитин) урынбасары"Иннополис" мэры Игорь Носов Түбән Новгород өлкәсе губернатор урынбасары итеп билгеләнде. Азатлык радиосы. 02.07.2018 2021 елның маеннан 2022 елның 7 февраленә кадәр ― Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканың үсеш корпорациясе (Корпорация развития Дальнего Востока и Арктики ) генераль директоры (Мәскәү)Соболезнования в связи со скоропостижным уходом из жизни Игоря Носова. Министерство Российской Федерации по развитию Дальнего Востока, 8.02.2022.

2022 елның 8 февралендә 43 яшендә инсульттан үлгән Медиа: Иннополис шәһәренең элекке җитәкчесе Игорь Носов вафат. Азатлык радиосы, 8.02.2022 Скончался бывший гендиректор ОЭЗ «Иннополис» и «Алабуга» Игорь Носов. business-gazeta.ru, 8.02.2022. Казанның Арча зиратында җирләнә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1999 РФ фәннәр академиясе президиумының яшь галимнәр өчен премиясе һәм алтын медале.

Сылтамалар Иннополис рәсми сайты Игорь Носов ТР эшлекле үзәге сайтында Игорь Носов Иннополис турында тәфсилле сөйли. Business-gazeta, 20.05.2014

Кызыклы факт Игорь Носов ТР инвестицияле үсеш агентлыгы (ИҮА) коллегиясендә татарча чыгыш ясап, татар телендә эшлекле сөйләшү алып барырга мөмкин булганын исбатладыСамар татарлары сайтында.

Моны да карагыз Игорь Носовның ТР ИҮА коллегиясендә ясаган чыгышы (видео, 5.14 мин.)

Искәрмәләр

Төркем:Юристлар Төркем:Ширкәт җитәкчеләре Төркем:Мәскәү юридик институтын тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Иннополис