Яктыртучанлык яки яктырту сәләте — физикада, астрономиядә кулланыла торган төшенчә.

Фотометрик яктыртучанлык

Фотометрик яктыртучанлык — берәмлекле мәйданнан таратыла торган нурланышның яктылык агымы. Кечкенә мәйданнан таратылган яктылык агымы бу мәйданга чагыштырмасына тигез:

, биредә: dS - мәйданыннан таратыла торган dΦv — яктылык агымы.

СИ үлчәү системасында яктыртучанлык люмен/м² белән үлчәнә.

Энергетик яктыртучанлык — фотометрик яктыртучанлыкка охшаш төшенчә, тик яктылык агымы урынында нурланыш агымы кулланыла, аның үлчәү берәмлеге - Вт/м².

Күк җисеме яктыртучанлыгы

Күк җисеме яктыртучанлыгы (астрономия) — астрономик объект (планета, йолдыз, галактика һ.б.) тарафыннан вакыт берәмлегендә таратыла торган бар энергия. СИ үлчәү системасында - Вт, СГСта - эрс/с белән үлчәнә, яки Кояш яктыртучанлыгы белән үлчәнә = 3,86 эрг/с .

Яктыртучанлык объектка кадәрге аралыкка бәйсез, тик күренүчән йолдызча зурлык аңа бәйле. Яктыртучанлык - йолдызлар сыйфатларының иң мөһиме була, ул спектр-яктыртучанлык (Һерцшпрунг–Рассел диаграммасы), масса-яктыртучанлык диаграммасында төрле йолдызларны чагыштыру мөмкинлеген бирә.

Йолдызның яктыртучанлыгы формула буенча исәпләнә:

биредә — йолдызның радиусы, — аның өслеге температурасы, — Стефан-Больцман даимие.

Тизләткеч яктыртучанлыгы

Тизләткеч яктыртучанлыгы - элементар кисәкчекләр физикасында кисәкчекләрнең ике бәйләме бәрелешләр интенсивлыгын тасвирлаучы зурлык, тизләткечнең параметры. Шул яктыртучанлык L см−2·с−1 белән үлчәнә.

Реакциянең кисеме яктыртучанлыкка тапкырчыгышы коллайдерында процессның узу ешлыгын күрсәтә:

Башта Зур адрон коллайдерында яктыртучалык 1029 кисәкчек/см²·с тәшкил итте.

Әдәбият «Светимость» // Физическая энциклопедия. Гл. ред. Прохоров А. М. — М.: «Большая Российская энциклопедия», 1994. — Т. 4. — С. 461. — 704 с. — ISBN 5-85270-087-8. Светимость в астрономии // Физика космоса: Маленькая энциклопедия / Под ред. Р. А. Сюняева. — 2-е изд. — М.: Советская Энциклопедия, 1986. — С. 607. — 783 с. — ISBN 524(03). (Проверено 27 июня 2014) Шкловский И. С. Звёзды: их рождение, жизнь и смерть, М.: Наука, 1984 Физика космоса. Маленькая энциклопедия, М.: Советская Энциклопедия, 1986 Постнов К. А. Эволюционная астрофизика

Төркем:Физика төшенчәләре Төркем:Йолдызлар сыйныфлары Төркем:Йолдызлар Төркем:Астрофизика