Чистай педагогика көллияте, — 1915-2015 елларда Татарстанның Чистай шәһәрендә эшләп килгән урта махсус һөнәри белем бирү оешмасы. 2015 елда Чистай педагогика көллиятен Чистай политехника көллияте белән берләштереп, яңа уку йорты — Чистай күппрофильле көллияте ачыла.

Тарих 1915 елда, Беренче Балтыйк буе рус семинариясе Курляндиядән Чистайга эвакуацияләнгәч, нигез салынган. Россия империясендәге 171 Укытучылар семинариясенең берсе буларак, башлангыч укуханәләр өчен укытучылар әзерли. 1919 елда укытучылар семинарияләре педагогик курсларга яки халык мәгарифе институтларына үзгәртеләПостановлением Народного Комиссариата просвещения РСФСР от 9 июля 1919 г. 1919 елның 2 ноябрендә Чистай халык мәгарифе институты оештырыда (институт шурасы рәисе Ф.Ф. Советкин). 1920 елның августында институтка элекке бинасы тапшырыла. Мәктәпкәчә тәрбия бүлеге һәм мәктәптән тыш тәрбия бүлекләре ачыла. 1920 елда мәктәп укытучылары бүлегенең беренче чыгарылышы була. 1921 елның ахырында институт гамәли институт итеп үзгәртелә. 1922 елның 17 февралендә мөселман педагогик курслары белән берләшеп, исеме Рус-татар педагогика техникумы (1922 елның 6 мартыннан) итеп үзгәртеләПредписание Татарского отдела профобразования № 536 17.02.1922. 1937 елда техникум Чистай педагогика училищесы итеп үзгәртелә. Балалар бакчалары тәрбиячеләре бүлегенең беренче чыгарылышы була. 1941 елда Буа педагогика училищесы белән Чистай педагогика училищесы берләштерелә. 2010 елда Чистай педагогика училищесы көллият итеп үзгәртелә. 2015 елда Чистай педагика көллияте ябыла, укытучылары һәм укучылары Чистай күппрофильле көллиятенә кушыла.

Белгечлекләр Мәктәпкәчә тәрбия Социаль педагогика Чит тел Гамәли информатика Өстәмә белем педагогы Мәгълүмат системалары

Бина Сәүдәгәр Чукашев утары (XIX гасырның I яртысы). Төбәк (республика) дәрәҗәсендә әһәмияткә ия шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәле«Все дома России» порталында.

Шәхесләр Директорлар 1915-1917 — ... 1917-??? — ... ????-???? — ... ????-2015 — ...

Укытучылар

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы

Тәмамлаучылар

100 еллык тарихында уку йорты 25 мең белгеч әзерләп чыгарган.

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы Ибраһим Үзбәкев 1902 Карасу «Ватаным Татарстан»Татарстан авыл хуҗалыгы 1989-11-07 Алмас Әдһәмов 1923-04-23 Яңа Ибрай гаскәрбашы ССРБ Саклану министрлыгы 2021-11-14

Искәрмәләр

Сылтамалар

Чистопольский педагогический колледж Чистопольский педагогический колледж

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча көллиятләр Төркем:Татарстан урта һөнәри уку йортлары Төркем:Педагогика көллиятләре Төркем:Чистай Төркем:1915 елда нигезләнгән уку йортлары Төркем:2015 елда ябылган уку йортлары