300px|мини|уңда|Алтын Урда 14 гасырда Татар ханлыклары яки төрки-татар дәүләтләре — XV—XVI гасырларда Алтын Урда таркалганнан соң барлыкка килгән дәүләтләр: Олы Урда Казан ханлыгы Әстерхан ханлыгы Кырым ханлыгы Ногай Урдасы Себер ханлыгы һ.б.

Шулай ук соңрак барлыкка килгән Касыйм ханлыгы, Курск төмәнлеге һәм Төмән кенәзлеге (бүгенге Мордовиядә урнашкан) татар дәүләтләренә карыйлар, алар 15 гасырда Рус дәүләте бәйлелегенә эләгә инде.

Татар ханлыкларында Алтын Урданың гадәти идарә институтлары сакланган: хан диваны, идарә-территориаль бүленеше:олыслар, даруглар һ.б., катлаулар бүленеше: әмирләр, бәкләр, морзалар, огланнан, кара халык, төп хакимлек итүче нәселләр: Аргын, Барын, Кыпчак, Ширин.

Татар дәүләтләрендә татар халкының төп төркемнәре формалашкан: Идел-Урал татарлары (Казан татарлары, мишәр татарлары) Әстерхан татарлары Себер татарлары Кырым татарлары Ногай татарлары яки ногайлар

Шулай ук карагыз Кыпчаклар

Әдәбият Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ. М. Г.Худяков: Очерки по истории Казанского ханства

Төркем:Татарстан тарихы Төркем:Татар тарихы Төркем:Татар дәүләтләре