Камал театры артисты Илдус Әхмәтҗанов белән бутамагыз
Илдус Әхмәтҗанов, Илдус Тәлгат улы Әхмәтҗанов, (1966 елның 20 июле, Чистай, ТАССР, РСФСР, ССРБ) — хуҗалык эшлеклесе, сәясәтче, Чистай районы башлыгы (2010-2014), РФ Федераль Мәҗлесенең Федераль шурасы әгъзасы (ТР Дәүләт шурасыннан Татарстан вәкиле) (2014 елның 1 октябреннан). «Бердәм Россия» сәяси фиркасе әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле 1966 елның 20 июлендә Татарстан АССР Чистай шәһәрендә туган. Чистай совхоз-техникумын кызыл дипломга (1988), «икътисадчы-менеджер» белгечлеге буенча ЛИНК халыкара менеджмент институтын (Бөекбритания Ачык университеты) (2002), «-конструктор» белгечлеге буенча А.Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетын (2004) тәмамлаган. 1984-1986 елларда хәрби хезмәттә булган.
Хезмәт юлы 1988-1989 Чистай-совхоз-техникумы ВЛКСМ комитеты сәркатибе. 1989-1992 Казан шәһәре Вахитов районы азык-төлек сәүдәсе идарәсенең «Темп» кооперативында: әгъза (1989-1990), рәис урынбасары (1990-1992). 1992-1996 Чистай шәһәре «Чистай ЛТД» ЧҖИ каршындагы «Торговый дом» магазины директоры. 1996-2010 Чистай шәһәре «Универсалторг» оешмасында: күмәртәләп-ваклап сату оешмасы ҖЧҖ коммерция директоры (1996-1999), генераль директор (1999-2005), холдинг ширкәте директорлар шурасы рәисе (2005-2010). 2010-2014 Чистай районы башлыгы. 2014 елда V чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты итеп сайлана. 2014 елның 1 октябреннан РФ Федераль Мәҗлесенең Федераль шурасы (РФ ФМ ФШ) әгъзасы, 2015 елның октябреннан РФ ФМ ФШ каршындагы агросәнәгать һәм табигатьне файдалану мәсьәләләре буенча шура әгъзасы.
Хезмәтләре Чистай шәһәрен РФ туристлык «энҗесе»нә әйләндерү максатыннан кабул ителгән «Чистай-2020» («Чистай шәһәр-музей») программасы И. Әхмәтҗанов: «Көчне туган җирдән алам».
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2005 «Казанның меңьеллыгы истәлегенә» медале 2011 «Фидакарь хезмәт өчен» медале
Гаиләсе Хатыны Сәндия, эшмәкәр Замполит.ком сайтында өч кызы .
Сылтамалар И.Т. Әхмәтҗанов «Чикләрсез татарлар» сайтында И.Т. Әхмәтҗанов ТР эшлекле үзәге сайтында «Бердәм Россия» фиркасе ТР регион округы сайтында
Искәрмәләр
Төркем:Россия сәясәтчеләре Төркем:Казан авиация институтын тәмамлаучылар Төркем:РФ Федераль шурасы әгъзалары Төркем:Татарстан оешмалары җитәкчеләре