Габделәхәт Вәлиев, ГабделәхәтИсеме төрле чыганакта төрлечә бирелгән: Габделфәт (), Габделәфәт (Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6, 73 биттә) Габделгани (Леонид Геонай) улы Вәлиев, (1910 елның марты, Казан губернасы, Чистай өязе, Яуширмә — 1944 елның 18 апреле, Кырым, Билбәк) — Бөек Ватан сугышында катнашып, һәлак булган Советлар Берлеге Каһарманы (16.05.1944, вафатыннан соң), өлкән сержант (1944).
Тәрҗемәи хәле 1910 елның мартында Казан губернасы Чистай өязе (1920 елдан ТАССР Чистай кантоны, хәзерге Чистай районы) Яуширмә авылында крестьян гаиләсендә туган. 3 сыйныф тәмамлаган (1921). Пермьдә трамвай депосында, Ленинградта йөкче булып эшләгән. 1941 елдан Кызыл гаскәрдә.
Бөек Ватан сугышы Бөек Ватан сугышында 1941 елның июленнән: Көнбатыш(1941 елның июленнән декабренәчә), Үзәк (1943 елның февраленнән), 4нче Украина фронтында (1943 елның октябреннән) сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. 1941 елның декабрендә каты яралана, озак дәвалангач, 1943 елда яңадан алгы сызыкта.
1944 елның 16 апрелендә Кырым АССРда Билбәк елгасының сул ярында дошманның саклану сызыгын өзгәндә, 4нче Украина фронтының 51нче армия 33нче гвардия укчы дивизиясе 91нче гвардия укчы полкының гвардия өлкән сержанты Г. Вәлиев җитәкчелегендәге 6 тапкыр һөҗүмгә күтәрелә, беренче булып дошман саклану сызыгын үтә, дзотны басып ала. Г. Вәлиев әлеге сугышта ике тапкыр яралана, ләкин сафта кала. Дүрт сәгать буе, гранаталар атып, аны әсир итәргә омтылган дошманга каршы тора, шушы сугышта һәлак була. БилбәкХәзер Симферополь шәһәре составындагы Фруктовое авылы авылында җирләнә. 1944 елның 16 маенда Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә (вафатыннан соң)Бүләкләү кәгазе. Яуширмәлеләр әлеге бүләкләнү турында 1967 елда гына беләләрЯкташым батырлыгы
Хәтер Чистай шәһәрендә Каһарманнар аллеясында стела куелган. Яуширмәдә бюсты урнаштырылган. Чистай шәһәрендә урамга исеме бирелгән.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Советлар Берлеге Каһарманы (16.05.1944). Ленин ордены (16.05.1944) «Батырлык өчен» медале (28.08.1943)
Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0 Татарская энциклопедия. В 6 т. Т.1 (А-В). Казань, 2002.
Әдәбият Герои боев за Крым. Симферополь, 1972. Советлар Союзы Геройлары – якташларыбыз. Казан, 1990. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
Сылтамалар Г.Г. Вәлиев «Ил каһарманнары» порталында Г.Г. Вәлиев «Чикләрсез татарлар» сайтында Г.Г.Вәлиев «Милләттәшләр» сайтында «Татар иле» мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрендә
Искәрмәләр
Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар Төркем:Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар