Розалина Шаһиева, Розалина Гомәр кызы Шаһиева (1945 елның 28 июне, ТАССР, Юдино районы, Бикет ― 2024 елның 13 мае, РФ, ТР, Казан) — сәнгать белгече, шагыйрә, тәрҗемәче, рәссам. Татар һәм рус телләренә Гомәр Хәйям, Хафиз, Юныс Әмрә, Карачы Угълан әсәрләрен тәрҗемә иткән. Казан тарихы буенча китапларның гыйльми мөхәррире, тарихи пьесалар, либреттолар, мюзикллар, җырлар авторы. «Казан» милли-мәдәни үзәгендә Казанның 1000 еллыгына багышланган музейны оештыручы. ТР рәссамнар (1990), язучылар (2004) берлекләре әгъзасы. ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1993). «Казан утлары» һәм «Сөембикә» журналлары мөхәрририяте әгъзасы. «Казан» милли-мәдәни үзәге директорының фән буенча урынбасары (2008 елга кадәр). Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2017).
Тәрҗемәи хәле 1945 елның 28 июнендә Татарстан АССР Юдино районы (хәзерге Яшел Үзән районы) Бикит авылындаЮкка чыккан авыл туган. Әтисе Гомәр Казан музыка укуханәсендә укыган, әнисе Маһирәҗәп. 1950 елда Шаһиевлар гаиләсе Казанга күчә. Сеңлесе Кәүсәрия белән Казандагы ул вакыттагы бердәнбер татар мәктәбендә укый. Урта мәктәпне алтын медальгә, «филолог» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының рус филологиясе бүлеген кызыл дипломга (1969), «әдәбият белеме» белгечлеге буенча Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспирантурасын (1981) тәмамлаган. «Татар әдәбияты һәм сынлы сәнгатьнең бер-берсенә йогынтысы» () темасына кандидатлык диссертациясе яклаган. Бер ел Казан дәүләт педагогия институтында рус әдәбиятыннан укыта. 25 ел ТР дәүләт сынлы сәнгать музеенда башта татар милли мәдәнияте бүлеге мөдире, соңрак өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. «Казан» милли-мәдәни үзәге директорының фән буенча урынбасары (2008 елга кадәр) булып эшли. Хәзерге көндә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә хезмәт куя.
2024 елның 13 маенда 78 яшендә Казанда вафатРузилә Мөхәммәтова. Сәнгать белгече, шагыйрә Розалина Шаһиева вафат. Татар-информ, 13.05.2024. «Курган» зират комплексында җирләнгәнЗилә Мөбәрәкшина. Сәнгать белгече Розалина Шаһиева белән хушлашуда балалары: Халкына хезмәт итеп яшәде. Татар-информ, 15.05.2024.
Иҗаты Кечкенәдән шигырьләр яза. 7нче сыйныфта укыганда шигырьләрен «Ялкын» журналы бастырып чыгара. 1966 елда Гомәр Хәйям шигырләрен татар һәм рус телләренә тәрҗемә итә башлый (2003 елда гына басылып чыкканнар). Берничә шигырь җыентыгы («Кара муенса» (1997), «Ниса» (2003)), «Чыңгызхан» һәм «Ефәк юлы» поэмалары авторы. Этнография буенча хезмәтләр яза, татар милли мәдәниятен пропагандалый, дөнья буйлап (Әбу-Даби (1995), Багдад, Мәскәү, Истанбул, Баку, Будапешт (1993), Петербург, Париж (2000), Һелсинки (2003) һ.б.) татар рәссамнарының күргәзмәләрен оештыручы-кураторы була, тәнкыйть мәкаләләре яза, көнчыгыш әдипләрен татарчага, татар шагыйрьләрен (Мөхәммәд Әмин, Кол Шәриф, Мөхәммәдьяр, Дәрдмәнд) русчага тәрҗемә итә.
Гыйльми эзләнүләре Тикшеренү даирәсе: Татар китабы сәнгате, шамаилләр, хәзерге заман сынлы сәнгате «Кто есть Кто в науке об искусстве» белешмәлегендә. Татарстан сынлы сәнгатенә һәм аның аерым вәкилләренә багышланган уннан артык монографиясе, 200дән артык мәкаләсе бар.
Китаплары
Гаиләсе Ике тапкыр кияүдә булган, ике ире дә — рус милләтеннән булган кызы Карина (Булычева), журналист, шагыйрә, үз җырларының автор-башкаручысы, сценарийлар язучы, «Казан хәзинәсе» мюзиклы авторы. оныгы Дельфина улы Радик, КХТИ тәмамлаган. кызы Ирина-Иркә (Кулакова), филолог, икътисадчы белемнәре алган, хәзер Америкада яши.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1993 Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе 2017 Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе — «Мәңгелек гөлләре. Розы вечности» китабы (Казан: «Заман», 2015) өчен.
Искәрмәләр
Чыганаклар Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда (төзүчеләре Р.Н. Даутов һәм Р.Ф. Рахмани). Казан: ТКН, 2009. Татарстан язучылар берлегенең рәсми сәхифәсендәге бите
Сылтамалар
«Лица России» сайтында С любовью к художнику. «Республика Татарстан», 02.04.2013 «Казань», 2004 ел, гыйнвар; 2009 ел, март. «Сөембикә», 1999 ел, ноябрь; 2002 ел, декабрь; 2004 ел, июнь. «Казан утлары», 1998 ел, апрель; 2004 ел, март. «Татар дөньясы», 2008, № 8 .
Моны да карагыз
Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Татар язучылары Төркем:Татар рәссамнары Төркем:Тәрҗемәчеләр Төркем:Сәнгать фәннәре кандидатлары Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Хатын-кыз шагыйрьләр Төркем:Хатын-кыз рәссамнар Төркем:Хатын-кыз журналистлар Төркем:Хатын-кыз тәрҗемәчеләр Төркем:Хатын-кыз язучылар Төркем:«Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр