Колак яны бизе (glandula parotidea)

·       Иң зур авыз бизе, сүлле сыекча эшләп чыгара.

·       Биз колак алдыннан әзрәк астарак урнашкан. Бизнең тукымасы өстә яңак дугасына җитә, аста – аскы казналыкның почмагына, алда – чәйнәү мускулында ята, артта күкрәк-умрау-имчәксыман мускулының алгы кырые һәм тышкы ишетү юлына кадәр җитә.

·       Колак яны фасциясе белән капланган.

 ·       Колак яны юлы (ductus parotideus), озынлыгы 5-6 см, бизнең алгы кырыеннан китеп, чәйнәү мускулының алгы кырыен урап узып, яңак мускулын тишеп чыга һәм яңакның эчке өслегендә өске икенче моляр янында ачыла.

Искәрмәләр

Чыганаклар Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.

Төркем:Ашкайнату системасы Төркем:Кеше анатомиясе