Казанның икенче ирләр гимназиясе () — Казанда 1853 елның августында нигезләнгән уку йорты. Казанның үзәгендә, Болакның сул ярында, Сул як Болак белән Г. Камал урамнары чатында урнашкан. Хәзер бинада Казанның Вахитов районы Балалар иҗаты үзәге (элекке Бауман районы пионерлар һәм мәктәп балалары йорты) эшли .

Тарих

1835 елның августында, Россия империясендә мәгариф реформалары башлану нәтиҗәсендә, Казанда ир балалар өчен икенче гимназия ачыла. Ачылу тантанасында Казан университеты ректоры Н.И. Лобачевский (1792-1856) катнаша. Гимназиянең беренче директоры итеп фортификация һәм артиллерия белгече, 1835 елда өяз училищесынә әйләнгән Казан халык училищесы директоры Михаил Львов (?-1844) билгеләнә. Беренче ирләр гимназиясеннән аермалы буларак, укучы балалар укымый, ә өйләреннән йөреп укый торган була. Укучыларга маскарад, клуб, трактир, кофейня, бильярд уйный торган бина ише урыннарга йөрү катгый тыела. Театрга бәйрәм көнне инспектор озатуында гына бару рөхсәт ителгән. Гимназиядә кырыс тәртип урнаштырылу сәбәпле, ун ел эчендә (1875-1885) 693 укучы баланың 508е гимназиядән куылган.

1860 елда гимназиядә җир үлчәүче-таксатор сыйныфлары ачыла. 1863 елдан теләүчеләр өчен физика һәм математикадан ачык лекцияләр курсы укыла башлагач, гимназия «халык университеты»на әйләнә.

1915 елда гимназия башка урынга күчерелә, бинасында Солдат йорты ачыла. Анда 1917 елның ноябрь-декабрендә солдат шуралары депутатларының II округ корылтае уза. Корылтай эшендә 138нче запастагы җәяүле гаскәр полкының командиры В.И. Чапаев (1887-1919) та катнаша.

1919-1920 елларда бинада татар запас батальоны урнаша. 1919 елның июнендә шунда Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең сәяси бүлеге башлыгы Камил Якуб (1894-1919) үтерелә.

Бераз вакыт бинада Үзәк эшче клубы эшләп ала, ә совет елларында бинада Н.Э. Бауман исемендәге 2нче урта мәктәп урнаша. Бу мәктәптә ир балалар белән кыз балалар бергә укый. 1967 елда бина диварына Н.Э. Бауман хөрмәтенә истәлек тактасы куелган. Гимназиядә эшләгән соңгы директорларың берсе А.С. Мильград (?-1973) җитәкчелегендә мәктәптә музей ачыла.

1977 елда 2нче мәктәп ябыла, бинада Казанның Бауман районы пионерлар һәм мәктәп балалары йорты урнаша. Хәзер Казанның Вахитов районы Балалар иҗаты үзәге эшли.

Бина 1835 елның августында гимназия Зур Проломный (хәзерге Бауман) урамындагы университет ректоры йортында (хәзер Дәүләт банкы урнашкан урында) ачыла.

1838 елның сентябрендә хәзерге Сул як Болак урамы белән Г. Камал урамнары чатында урнашкан кирпечтән салынган бинага күчерелә. Әлеге бина шәһәр хакимияте тарафыннан гимназия өчен йорт хуҗасы Киселевтан махсус сатып алынган. 1847 елда бина ике катлы итеп үзгәртеп корыла, антресоле һәм подвалы барлыкка килә. 1874 елда архитектор Владимир Бечко-Друзин проекты буенча бинага (йорт чиркәве дә урын алган) ике катлы янкорма (озынлыгы 50 м) өстәлә. Бинаның үзәк өлеше шома фронтоны белән аерылып тора. Икенче кат тәрәзәләре беренче кат тәрәзәләренә караганда биегрәк, үзәк өлештә тәрәзә өсте áрка формасындагы сандрик белән бизәлгән.

Шәхесләр

Директорлар

Укытучылар

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы Гавриил 1795 Мәскәү Славян-грек-латин академиясеViphanskaja Theological SeminaryМәскәү руханилар академиясе фәлсәфә тарихчысыправослав руханиеOrthodox theologianтарихчыуниверситет профессоры 1868-05-10 1835 Иван Грацинский 1800-01-02 Горетово Казан император университетыРәзән руханилар семинариясеКазан руханилар семинариясе Ivan Florovich Gratsinsky 1887-05-06 Михаил Грацинский 1800 Россия Империясе Баш педагогика институты галим No/unknown value Андрей Ракович 1815-07-29 Император сынлы сәнгать академиясе рәссам Rakovich Andrey Nickolaevich 1866-03-28 Эрнест Баллион 1816-11-18 Санкт-Петербург faculté de physique et mathématique de l'université impériale de Kazan лепидоптерологэнтомологзоолог 1901-09-09 Михаил Ляпунов 1820-10-12 Плетниха Беренче Казан ирләр гимназиясеКазан император университеты астрономдоцент 1868-12-02 Алкуин Шарбе 1823 Грос-Зарау Казан император университеты 1873 Михаил Имшенецкий 1828 Ижау Беренче Казан ирләр гимназиясеКазан император университеты No/unknown value Владимир Ауновский 1835-06-01 Вытегра Баш педагогика институты укытучыэтнографстатистик 1875-02-26 Николай Чернеевски 1835-05-10 Киров Нократ ирләр гимназиясе укытучыматематикпедагог 1870-04-19 Порфирий Гвоздев 1840 No/unknown value Пинзә руханилар симинариясе укытучы 1901-12-23 Николай Фирсов 1864-09-301864-09-18 Казан Казан император университеты тарихчыуниверситет профессорыурта белем бирү оешмасында укытучы 1934-04-071933-06-07 Александр Дубяго 1903-12-18 Казан Казан (Идел буе) федераль университеты астрофизик Aleksandr Dmitrievich Dubyago 1959-10-29

Тәмамлаучылар

Гимназиядә ил, республика тарихында һәм мәдәниятендә зур урын алачак шәхесләр укып чыга. 1884-1891 елларда гимназиядә инкыйлабчы Н.Э. Бауман (1873-1905) укыган. 7нче сыйныфта укыганда Владимир Сушинский белән берлектә гимназиядәге тәртипләрне тәнкыйтьләүче «Юные всходы» кулъязма журналы чыгаралар. Икенче гимназияне булачак тарихчы галим, академик В.В. Адоратский (1878-1945), хирург, профессор И.В. Домрачев (1889-1960), композитор Җәүдәт Фәйзи (1910-1973), тарихчы профессор М. Бушмакин һ.б. тәмамлаган. Казан университетының булачак профессорлары Н. Булич, Н. Вагнер, А. Дубяго, Е. Янишевский да икенче гимназияне тәмамлаганнар. 1848 елда гимназияне Владимир Ленинның Дмитрий Бланк тәмамлаган. 2нче урта мәктәпне профессорлар Г. Салихов, А. Ривкинд (1921-1973), Л. Козлов тәмамлаган.

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1843 Василий Лапин 18231825 Пермь язучыдраматургукытучыschool inspectorscience communicator Россия милли китапханәсе 1886-01-11 1841 Николай Булич 1824-02-03 Курган әдәбият тарихчысыфилологфәлсәфәчеәдәбият белгечеуниверситет профессорыәдәбият белгече Казан император университеты Nikolay Bulich 1895-05-24 Алексей Безобразов 1828-04-11 No/unknown value 1905-05-12 1845 Николай Вагнер 1829-07-18 Карпинск зоологязучы Нижгар асылзатлар институтыКазан император университетыСанкт-Петербург император университетыБестужев курслары Nikolai Wagner 1907-03-21 Николай Головкинский 1834-11-17 Ядернә геолог Одесса университетыБелград үнивирсититеКазан император университетыНовороссия император университетыUniversity of Belgrade Faculty of Mathematics Golovkinskij, Nikolaj Alekseevich 1897-06-09 Николай Демерт 1835-121835 Чистай өязе журналистin-home tutorязучы 1876-03-20 Арсени Чербаков 1839-08-16 Шомбыт табиб 1900-03-09 Александр Зайцев 1841-06-20 Казан химикуниверситет профессоры Казан император университеты Alexander Zaitsev 1910-08-19 Александр Урсати 1848-08-21 No/unknown value инженер No/unknown value 1868 Василий Данилевский 1852-01-13 Харьков физиологзоологуниверситет профессорыботаникфәлсәфәчепублицистбиолог Харьков ветеринария институтыХарьков император университетыХарьков хатын-кызлар медицина институтыХарьков милли университетыХарьков милли медицина университетыИнститут проблем эндокринной патологии им. В. Я. Данилевского Vasily Danilewsky 1939-02-25 1874 Шаһбазгәрәй Әхмәрев 1853-03-12 Казан укытучы 1900-04-01 Иннокентий Канонников 1854-05-28 Иркутск химик Казан император университетыМәскәү император университеты 1902-03-15 Сергей Глинка 1855-08-26 Сысәрт минералогия белгечегеологуниверситет профессоры Санкт-Петербург император университеты Sergey Glinka 1933-04-18 1874 Алексей Зайцев 1856-03-20 Казан геологминералогия белгечеуниверситет профессоры Казан император университеты 1921 Константин Магницкий 1859-06-06 Шомат 1916 Алексей Касыймбәк 1859-03-14 Күзнәй өязе табибгалиминтернистуниверситет профессоры Казан (Идел буе) федераль университетыКазан император университетыМөселман балалар ятимханәсе 1919-06-25 1874 Владислав Залеский 1861-02-11 Казан шагыйрьадвокатхокук белгечеикътисадчымөхәррирпублицист Казан император университетыКазан (Идел буе) федераль университеты Vladislav Zalesskiy 1922-02-15 Евгений Вотчал 1864-10-14 Borshna уйлап табучыботаникуниверситет профессорыфәнни хезмәткәр Казан император университетыПетр авыл хуҗалыгы академиясеКиев политехника институты 1937-04-01 Михаил Березин 1864-05-21 Юлау сәясәтче Mikhail Berezin 1932-10-10 Платон Граве 1867-04-07 Рязань математик Казан император университетыБеренче Казан ирләр гимназиясеКазан реаль укуханәсеДерпт император университетыВоронеж дәүләт университеты 1919-11-18 Пётр Перцов 1868-06-04 Казан язучыжурналистшагыйрьәдәби тәнкыйтьчеәдәбият тарихчысыпублицист Pyotr Pertsov 1947-05-19 Һерман Клүге 1871-05-27 Радом гөбернәсеРадом bryozoologistхайваннар коллекционерызоолог Казан император университеты 1956-12-25 Александр Остряков 1871-08-14 Богырыслан Казан император университетыКазан (Идел буе) федераль университеты 1951-12-25 Александр Чербаков 1872-03-22 Россия Империясе химик Казан император университеты 1922-11-07 Николай Мельников 1872-10-15 Казан сәясәтче 1951-03-13 Нестор Петровский 1875-03-01 Казан филологбиблиографтарихчыславист Казан император университеты 1921-02-06 Виктор Меньшиков 1875-01-11 Лаеш өязе педиатр Томск дәүләт университетыИркутск дәүләт университетыКазан император университеты Viktor Menshikov 1945-02-22 Владимир Адоратский 1878-08-07 Казан фәлсәфәчесәясәтче Михаил Васильевич Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетыКазан (Идел буе) федераль университеты Vladimir Viktorovič Adoratskij 1945-06-05 Пётр Драверт 1879-01-04 Киров шагыйрьминералогия белгечегеологmeteoriticist Peter Dravert 1945-12-12 Владимир Барыкин 1879-11-22 Орёл губернасы микробиологepidemiologistтабиб-иммунолог Ростов дәүләт университетыKazan Research Institute of Epidemiology and MicrobiologyКазан император университеты 1939-04-15 1911 Мәхмүтфуат Туктаров 1880-02-05 Күлбай Мораса журналистсәясәтче Fuad Tuktar 1938-12-19 Валерий Язвицкий 1883-01-12 Orlov-Gay язучышагыйрьдраматург 1957-10-21 Григорий Мартюшин 1884-01-23 Чистай өязе сәясәтче 1938-06-20 Иван Домрачев 1889-10-26 Әҗем хирург 1960-04-28 Василий Яблоков 1892-07-31 Казан математик Казан (Идел буе) федераль университеты 1975 Константин Сотонин 1893-02-26 Балык Бистәсе фәлсәфәче Казан (Идел буе) федераль университеты 1944 Алексей Кибяков 1899-09-27 Шомырбаш галим Казан (Идел буе) федераль университетыКазан дәүләт медицина университетыПитырбур дәүләт медицина университеты 1985-05-30 1918 Хәмид Мөштәри 1900-07-22 Ырынбур математик Гыйльми ҮзәкРСФСР Мәгариф халык комиссариатыТатар дәүләт гуманитар-педагогика университетыКазан (Идел буе) федераль университетыКазан дәүләт архитектура-төзелеш университетыА.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетыКазан милли тикшеренү технология университетыРФА Казан физика-техника институты Hamid Mushtari 1981-01-23

Искәрмәләр

Әдәбият Гвоздев П. Историческая записка о второй Казанской гимназии. К., 1876. Загоскин Н.П. Спутник по Казани. К., 1895. Кузьмин В.В., Смыков Ю.И., Халиков А.Х. Казань. Путеводитель. К., 1977. Казань в памятниках истории и культуры. К.: ТКН, 1982. Радик Салихов, Рамиль Хайрутдинов. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XIX веков). К.: Фест, 1995. ISBN 5-900866-01-7

Сылтамалар

Лебедев Андрей. Народный университет. «Республика Татарстан», 26.05.2005

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча мәктәпләр Төркем:Казан тарихы Төркем:1835 елда барлыкка килгәннәр Төркем:1917 елда ябылган уку йортлары