Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе (Югары профессиональ белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесе «Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе») — илебезнең иң өлкән ветеринария югары уку йортларыннан берсе. 1873 елның 31 маенда институт булып ачыла, 1994 елда «ветеринария медицинасы академиясе» дәрәҗәсен ала.

Халык хуҗалыгы, шулай ук ветеринария, биология һәм а.х. фәннәре өчен ветеринария табиблары һәм галим-зоотехниклар әзерли, ветеринария институтларын фәнни-педагогик кадрлар белән тәэмин итүдә үзеннән зур өлеш кертте һәм кертә.

2025 елда Казан дәүләт аграр университеты белән берләштерелә Аграр университет ветеринар академия белән кушыла: «Алда штатны кыскарту бурычы тормый». Интертат, 25.01.2025.

Тарих Ветеринария факультетыннан тыш, академиядә 1930 елдан бирле зооинженерлык факультеты эшләп килә, 1925 елдан 1933 елга кадәр хәрби ветеринария бүлеге була. 1966 елда вуз һәм техникумнарның ветеринария табиблары һәм укытучыларының квалификациясен күтәрү факультеты оештырыла. 1965 елда читтән торып уку факультеты, 1980 елда әзерлек бүлеге ачыла.

1959—1984 елларда академия комплекслы фәнни-тикшеренү һәм уку учреждениесе буларак эшли. Аннары аның фәнни секторы Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү ветеринария институты (ВНИВИ) булып үзгәртелә.

Академиядә революциягә кадәр чорда (1878— 1917) 2317 белгеч, 1918 елдан 1992 елга кадәр 12095 ветеринария табибы, 4467 зоотехник әзерләнә, квалификацияне күтәрү факультетында ел саен 600 ләп кеше укый.

1917 елга кадәр гыйльми советта фән магистры дәрәҗәсенә 16 диссертация якланса, 1923 елдан 1992 елгача аларның саны 1340 ка җитә (туларның 250 се докторлык һәм 1090 ы кандидатлык диссертацияләре), шул исәптән институт хезмәткәрләре 762 кандидатлык һәм 112 докторлык диссертацияләре яклый.

Ветеринария академиясен һәм уку, һәм фәнни үзәк итеп формалаштыруда аның Казан университеты белән булган педагогик һәм фәнни элемтәләре зур роль уйный. Бирегә университеттан И. М. Догель, И.Г.Навалихин, Н.О.Ковальский, Б.А. Арбузов һәм академик белемле, киң эрудицияле, югары культуралы башка күпләгән профессорлар эшкә килә, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә (КДВМА) безнең илдә һәм чит илләрдә киң танылган ветеринария фәнни мәктәпләре һәм юнәлешләре барлыкка килә. Ветеринария патанатомнары мәктәбен профессор К.Г.Боль терапевт һәм диагностикларныкын профессорлар К.М.Гольцман, Н.П.Рухлядев, Г.В.Домрачев хирургларныкын профессорлар Г. П. Кириллов Л. С. Сапожников, Б. М. Оливков; анатом-физиологларныкын профессорлар Л.А. Третьяков Н.А.Викторов, Е.Н.Павловский; микробиологларныкын академик М.П. Тушнов, профессорлар Х.Х.Абдуллин, А. Н. Сошественский и П. И. Попов; эпизоотологларныкын профессорлар М.Н. Верещагин, X. Г. Гыйззәтуллин; акушерлар мәктәбен профессор А.П. Студенцов һ. б. җитәкли. Алар барысы да — ветеринария һәм биология фәннәрен үстерү тарихына яңа сәхифәләр язган галимнәр. Академияне тәмамлаган кешеләр арасында 17 Дәүләт премиясе лауреаты, 7 Социалистик Хезмәт Герое, 100 дән артык Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, төрле фән академияләренең 11 академигы һәм мөхбир әгъзасы бар.

Академия галимнәренең гистолизатлар турындагы (М.П. Тушнов), гематология буенча (Г.В.Домрачев), ялкынсыну турындагы (К.Г.Боль), хирургия буенча (Б.М.Оливков) хезмәтләре билгеле. И.Н.Ланге себер түләмәсенә каршы вакциналар әзерләү методикасын эшләде. Академиядә ветеринария фәненең күпләгән проблемалары буенча җитди тикшеренүләр алып барыла.

Белгечләр әзерләүгә, фәнне үстерүгә һәм производствога булышлык итүгә керткән зур өлеше өчен академия 1973 елда Ленин ордены белән бүләкләнә.

Билгеле кешеләре Ректорлар Петер Зейфман (1873-1881) Иван Ланге (1881-1905) К. Гольцман (1905-1907, 1910-1916) Г. Кириллов (1907-1910) Иван Попов (1916-1918) К. Боль (1916-1938) В. Мухин (1938-1939, 1943-1945) Г. Борисов (1939-1943) П. Маширов (1945-1947) Евгений Павловский (1947-1962) Хөсәен Гыйззәтуллин (1963-1974) Нәҗип Хаҗипов (1975-1988) Газыйм Идрисов (1988-2000) Рифат Корбанов (2000-2001) ... Галимҗан Кәбирев (2003-2015) Рөстәм Равилов (2015-...)

Укытучылар

туу датасы Исем уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1840-07-14 Николай Мельников Казан император университеты галим 1900-12-30 1845 Иван Ланге Император тыйб-хирургия академиясе табиб 1912 1849-02-14 Эдуард Леман Дерпт император университеты галимPharmazeut 1919-03-10 1871-07-011871 Карл Боль укытучыветеринарпатолог 1959-03-251959 1876-11-07 Nikolay Soshestvenskiy Николай Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе укытучы 1941-01-18 1878-11-25 Konstantin Skryabin Tartu Veterinary Institute зоологветеринарсәясәтчетабиббиологгельминтологпаразитолог Konstantin Skryabin 1972-10-17 1878-04-13 Леонид Сапожников Николай Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе галим 1937 1879-04-30 Михаил Тушнов Николай Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе биологмикробиологпатофизиолог 1935-09-19 1889-04-17 Фердинанд Лая Tartu Veterinary InstituteТарту университеты veterinary scientistветеринаруниверситет профессоры Ferdinand Laja 1956-01-02 1892-07-25 Boris Olivkov Николай Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ветеринархирург 1954-12-09 1895-07-081895-07-20 Матвей Спиридонов Казан руханилар семинариясеНиколай Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе хөкемче 1942-05-01 1897-04-23 Александр Демидович Беларус авыл хуҗалыгы акдемиясе агрономселекционершагыйрьуниверситет профессоры Alieś Dziemidovič 1965-11-05 1897-12-26 Александр Барсков Николай Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ветеринаруниверситет профессоры 1953-05-08 1903-11-25 Андрей Студенцов Николай Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе галим Andrey Studentsov 1967-12-18 1903-03-26 Васіль Фёдаравіч Пятроў Николай Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе 1990-07-05 1904-11-211904-01-04 Кацярына Васілеўна Пятрова Николай Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе галим 1985-01-26 1908-01-01 Хәйрулла Габдуллин Николай Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе галим 1997 1910-09-19 Хөсәен Гыйззәтуллин Николай Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе veterinary epidemiologistветеринартабиб-иммунологмикробиологуниверситет профессоры 1980-06-22 1912-09-25 Вера Кивалкина Казан (Идел буе) федераль университеты микробиолог 1990-06-28 1917-04-22 Василий Мосин Николай Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе галим 1998-06-18 1933-01-17 Габдуллаҗан Җәләлов Мичуринск дәүләт аграр университеты биолог Abdullazyan Zalyalov 1940-09-09 Равис Госманов Николай Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясеКазан ветеринария институты ветеринар Rayis Gosmanov 1946-08-10 Азат Алимов Николай Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе микробиологveterinary epidemiologist 1950-05-01 Фатыйх Сибәгатуллин Николай Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе язучысәясәтче Fatikh Sibagatullin 2022-06-24 1950-04-04 Arkady Ivanov Николай Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе галим 1951-10-01 Рифат Корбанов Николай Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ветеринаршагыйрь Rifat Dzhamal 1954-01-03 Анатолий Бозин спортчы 1984-06-25 Рәис Сөләйманов Казан (Идел буе) федераль университеты ислам белгече Rais Suleymanov Eduard Shuralev тикшеренүче Danil Mingaleev тикшеренүче

Тәмамлаучылар