яки Күл буе мәдрәсәсе, Апанай мәчете мәдрәсәсе, Галләмия мәдрәсәсе (, ) — 1772 елда Казанда Апанай мәчете каршында ачылган дини уку йорты, кадими мәдрәсә, XX гасыр башында Казанның абруйлы эре дини уку йортларының берсе, 1898 елдан 2нче җәмигъ мәчете мулласы, мөдәррис Мөхәммәткасыйм Салихов (Мөхәммәт-Касыйм Габделгалләм улы Салихи, 1871-1954)Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.:Татар энциклопедиясе институты. 1997, 206нчы бит. исеме белән аталып йөртелә.

Тарих

XVIII гасырның 70-елларында Казанда икенче таш мәчет (Апанай мәчете, Икенче җәмигъ, Байлар мәчете, Тау тишеге мәчете) төзелгәч, яңа мәхәллә өчен дини уку йорты да (мәдрәсә) оештырыла. Мәдрәсәгә беренче еллардан ук шәкертләр күп йөри, алар өчен сәүдәгәр Салих Мостафин 1799 елда хәзерге Борнай мәчете урынында (Әхтәмов урамы, 7) агачтан аерым мәчет төзеп бирә.

Мәдрәсәдә укыту эшендә кадими ысуллар кулланылса да, заманына күрә яхшы белем биргәннәр.

Ш. Мәрҗани химаяче юмарт сәүдәгәрләрдән бигрәк тә Әхмәтҗан Фазлулла улы Рәхмәтуллинны (1832-1910) билгеләп үтә. Ул мәдрәсәнең ике катлы кирпеч бинасын төзетүне башлап йөри, бина төзелеп беткәч, сыйныф бүлмәләрен җиһазлауны, шәкертләргә яхшы тулай торак, ашханә, кер юу урыны һ.б. көнкүреш биналары булдыруны да кайгырта. 1880 елда Ә.Ф. Рәхмәтуллин янгыннан зыян күргән Мәрҗани мәдрәсәсен торгызуда Ш. Мәрҗанигә зур ярдәм күрсәтә.

Шиһабетдин Мәрҗани мөгаллимнәрдән бигрәк тә 1830-1875 елларда мәдрәсәдә хезмәт иткән 3 имамны аерып күрсәтә, болар — аталы-уллы Исхак һәм Сәлахетдин Сәгыйтовлар, Мөхәммәткәрим Мөхәммәтрәхимов. Шул ук вакытта Ш. Мәрҗани Мөхәммәткәрим Мөхәммәтрәхимовның да, Галимҗан Барудиның мөгаллиме булган Сәлахетдин Сәгыйтовның да укыту алымнарын тәнкыйтьли. Шәригать белгече — рухани буласы килгән шәкертләргә «Касыймия» мәдрәсәсеннән дә әйбәтрәк уку йорты булмый. Бохара ислам мәктәбен тәмамлаган, өйләрендә зур-зур китапханәләр туплаган, югары гыйлемле мөдәррисләр, мөгаллимнәр Россия империясенең төрле тарафларыннан күп санлы шәкертләр җыя торган була. 1875 елда мәдрәсәдә 300 дән артык шәкерт укыган. 1875 елда Сәлахетдин Сәгыйтов вафат булгач, мәхәллә халкы аның урынына Бохарада яшәүче энесе Әхмәтшаны сайларга уйлый. Ләкин «Касыймия» мәдрәсәсенең рус теленә өйрәтүче сыйныфлары булмауга ризасызлык белдереп килгән Казан уку округы попечителе Шестаков бу кандидатурага каршы төшә, эчке эшләр министрлыгына махсус хат яза. Казан губерна идарәсе тыкшынуы белән, 1876 елның октябрендә имам-хатыйб һәм мөдәррис итеп Казан губернасы (хәзерге Әтнә районы) Мәңгәр авылының олы яшьтәге мулласы Таҗетдин Бәширов (1813-1879) сайлана. Нәкъ шул елны хакимият Апанай мәчете мәдрәсәсендә рус теленә өйрәтелүче сыйныф ачуга ирешә. 3 елдан Т. Бәширов вафат булгач, хакимият тәкъдиме белән имам итеп Казан өязе (хәзерге Биектау районы) Чишмә (?) авылының бик сак мулласы Габделгалләм Салихов (1832-1899) чакырыла. Ләкин Габделгалләм муллага, бигрәк тә аның 2нче мәчетнең соңгы мулласы булган улы Мөхәммәдкасыйм Салиховка Шиһабетдин Мәрҗани вафатыннан соң Казан мөселман җәмгыятенең танылган җитәкчесе булып калган Галимҗан Барудиның йогынтысы зур була. Мәдрәсә дә сизелерлек үзгәрешләр кичерә. Укытыла торган фәннәрнең саны арта, дөньяви фәннәр махсус дини фәннәрне кысрыклый; мәдрәсәнең үз шәкертләре арасыннан үсеп чыккан мөгаллимнәр укыта башлый.

Гарәп теленнән Әхмәтһади Максуди (1868-1941) укыта. Ул сигез ел шул мәдрәсәдә укый, укып бетергәч, 1890—1892 елларда шунда ук мөгаллимлек итә. Мәдрәсәләрдәге укыту системасын үзгәртү кирәклеген иртә аңлаган яшь мөгаллим 1892 елда татар мәгарифендә чын мәгьнәсендә инкыйлаб ясаган, ягьни татар әлифбасына 6 хәреф кертеп, һәм «Имляда ишетелгәнчә язу тиешле» дигән кагыйдәсеннән файдаланып, үзенең «Мөгаллим әүвәл» әлифбасын бастырып чыгара. Әлеге дәреслек 1918 елга кадәр барлыгы 32 басма кичерә, татар балалары өчен генә түгел, ә казакь, башкорт, кыргыз, үзбәк балаларының да уку китабы булуы белән уникаль күренешкә әйләнә. Соңрак ул билгеле методист-педагог, журналист була, татарлар арасында популяр булган «Йолдыз» газетасын чыгара.

Әлеге мәдрәсәне тәмамлагач, 1909 елдан Әхмәтзәки Вәлиди (1890-1970), мәдрәсә тарихында беренче тапкыр, төркиләр тарихын, төрек һәм гарәп әдәбиятларын укыта, шушы уку йортында ул үзенең халыкара танылу алган төрки телләр белгече карьерасын башлый.

1911-1916 елларда рус сыйныфларында рус теле һәм математикадан драматург Гафур Коләхмәтов (1881-1918) укыта.

Мәдрәсәдә: булачак галим-дин белгече Муса Бигиев (1873-1949), II һәм III Дәүләт Думасы депутаты Садри Максуди (1875-1945), күренекле татар язучысы Гаяз Исхакый (1878-1954) укый. Шәкертләр арасында булачак язучылар Заһир Бигиев (1870-1902), Галиәсгар Камал (1879-1933), Мөхәммәт Гали (1893-1952), Афзал Шамов (1901-1990), җырчы Камил Мотыйгый (Төхбәтуллин, 1883-1941), педагог Нургали Надиев (1882-1940) һ. б. булган.

РСФСР «Чиркәүне дәүләттән, мәктәпне чиркәүдән аеру турында» декреты (20.01.1918) буенча «Касыймия» мәдрәсәсе 1918 елда РФ Конституциясе сайты, Апанай мәчете ТатҮБК Президиумының 1930 елның 6 февралендәге карары нигезендә ябыла.

Бина Беренче чорда мәдрәсә Апанай мәчетендә урнашкан була. 1877 елда Казанның Сул яр Кабан (Комсомол, хәзерге Мәрҗани) урамында сәүдәгәр И.Г. Юнысов акчасына архитектор Петр Иван улы Романов төзегән махсус бинага күченә.

Шәхесләр Директорлар ????-???? —

Укытучылар

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы

Тәмамлаучылар

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы Хәйретдин Агиев 1827 укытучы Александр хәрби укуханәсе 1913-02-24 Нургали Хәсәнов 1852-11-08 Морза (Апас районы) ишанахунХатибМөдәррис Буа мәдрәсәсеЫрынбур мөселман диния нәзарәте 1919-05-19 Габдрахман Ильяси 1856 Казан язучы 1895 Салихҗан Баруди 1862-07-04 Казан 1932 Әхмәтһади Максуди 1868-09-28 Ташсу журналисттелбелгеч Ahmedhadi Maksudi 1941-06-28 Муса Бигиев 1874-09-24 Кикин голәмәфәлсәфәчеилаһиятчепублицистязучысөйләм тәрҗемәчесе Хөсәения мәдрәсәсеӨлфәтСанкт-Петербург шәһәренең җәмигъ мәчете«Әл-Мөнбәр» газетасы Musa Bigiev 1949-10-28 1893 1897 Гаяз Исхакый 1878-02-10 Яуширмә язучыдраматургжурналистсәясәтчепублицист Әмирхания мәдрәсәсеХөсәения мәдрәсәсеТаң йолдызыИлМаяк Ayaz İshaki 1954-07-22 Садри Максуди 1878-07-23 Ташсу сәясәтчешагыйрь-адвокатадвокатуниверситет профессорытарихчыхокук белгече Әнкара үнивирсититенең юридик факультетыИстанбул университетыПариж университеты Sadri Maksudi Arsal 1957-02-20 Галиәсгар Камал 1879-01-06 Казан драматургязучыпрозачыжурналисттәрҗемәче Galiasgar Kamal 1933-06-16 Нәҗип Думави 1883-05-19 Яңа Дума язучышагыйрьукытучымулла Иж-Бубый мәдрәсәсе 1933-05-05 Хәлил Насретдинов 1890 Бәрәңге имам 1964-07-31 1910 1912 Галимҗан Акчурин 1895 Усть-РахмановкаПенза губернасы сәясәтчетәрҗемәчетарихчы Татарстан Республикасы Финанс министрлыгыХарәзем коммунистлар фиркасеБохара коммунистлар фиркасеҮзбәкстан коммунистлар фиркасе 1933

Искәрмәләр

Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият Казань в памятниках истории и культуры. К.: ТКН, 1982. Радик Салихов, Рамиль Хайрутдинов. Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XIX веков). К.: Фест, 1995. ISBN 5-900866-01-7 Салихов Р. Р. Хайрутдинов Р.Р. Исторические мечети Казани. К.: ТКН, 2005. Зөфәр Рәмиев. Татар әдипләре, мәгърифәтчеләре. К.: ТКН, 2005.

Сылтамалар

Казан мәчетләре Рөстәм Ахунов сайтында (rustik68.narod.ru) Рәсми Татарстан сайты Историческому зданию медресе угрожает снос? Интернет-сайт «Тема Казань», 14.09.2012 Он построил лучшие медресе в городе. «Казанские ведомости», 04.12.2007

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча мәдрәсәләр Төркем:Казан мәдрәсәләре Төркем:1772 елда нигезләнгән уку йортлары Төркем:1918 елда ябылган уку йортлары