Мөхәммәтсафа Баязитев (Мөхәммәт-Сафа Гатаулла улы Баязитев, , — , ) — мөселман дин эшлеклесе, Ырынбур мөселман диния нәзарәтенең 6 нчы мөфтие (1915-1917).
Тәрҗемәи хәле Санкт-Петербургда Гуревич гимназиясен, Казанда югары дини укуханәсен, Санкт-Петербург университетының көнчыгыш факультетының гарәп теле бүлеген тәмамлый. 1901 елда имам-хатыйп һәм мөдәррис дәрәҗәсен ала. 1914 елдан Петроград хәрби округы ахуны. Хәрби укуханәләрдә дин белемен укыта. Тышкы эшләр министрлыгында тәрҗемәче. Әтисе үлгәч, башкала мәчетен төзү комитетын җитәкли. 1911-1915 елларда «Нур» гәҗите мөхәррире һәм нәшире. «Сират-әл-мөстәкыйм» оешмасын төзүче. 1915-1917 елларда Ырынбур мөселман диния нәзарәте мөфтие. Изге Станислав ордены белән бүләкләнә. Инкыйлабтан соң даими эзәрлекләнә һәм 1937 елда атыла Я. Янбаева. Потомки Баязитова. СПб: Петербургское востоковедение, 1994..
Искәрмәләр
Төркем:Санкт-Петербург дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Изге Станислав ордены кавалерлары