Илнур Азат улы Зәкәрин (1989 елның 15 сентябре, ) — Россия шоссе велоузышчысы, шәхси узышта Россия чемпионы (2013, 2017).

Тормыш юлы Илнур Зәкәрин 1989 елның 15 сентябрендә Яр Чаллыда туа. 2012 ел башына кадәр Премьер яшьүсмерләр командасы өчен чыгыш ясый, анда аны Itera-Katusha континенталь командасының тренерлары күреп ала.

Беренче сезонда ук континенталь дивизионда Адыгея Гран-при велоузышында җиңә. 2013 ел сезонын RusVelo профессиональ континенталь командасы составында башлый. Шул ук елның июнь аенда шәхси узышларда Россия чемпионы була.

2019 елда Илнур Закарин CCC Team командасы белән ике еллык контрактка кул куя. Әмма CCC командасының финанслау мәсьәләсе белән бәйле проблемалар килеп чыга Татар-информ. 2020 ел сезоны тәмамлангач, CCC Team командасы таркалганнан соң, Gazprom-RusVelo командасы белән контрактка кул куя.

Кипрда яши. Әти-әнисе Яр Чаллының Комсомол районы Суар микрорайонында яши.

Спорт казанышлары

2012 — Адыгея Гран-прие (1 нче урын); 2013 — Шәхси узышта Россия чемпионаты (1 нче урын); 2013 — Адыгея Гран-прие (3 нче урын); 2014 — Азәрбайҗан Гран-прие (1 нче урын); 2014 — Сочи Гран-прие (1 нче урын); 2014 — Адыгея Гран-прие (1 нче урын); 2015 — Романдия туры (1 нче урын); 2015 — Норвегиянең арктик ярышлары (3 нче урын); 2017 — Шәхси узышта Россия чемпионаты (1 нче урын); 2017 — Әбу Даби туры (2 нче урын) Татар-информ; 2017 — Испания вуэльтасы (3 нче урын).

Искәрмәләр

Сылтамалар

Илнур Зәкәрин CCC Team сайтында

Төркем:Велосипедчылар Төркем:Әлифба буенча спортчылар