Ольга Бознанская (; 1865 елның 15 апреле, Краков — 1940 елның 26 октябре, Париж) — Польша рәссамы.

Тормыш юлы һәм иҗаты Ольга Бознанская тимер юл инженеры гаиләсендә туа; аның әтисе поляк була, ә әнисе — француз. Балачактан рәсем ясарга өйрәнә, рәссамнар Антон Пиотровский һәм Казимир Похвальскийдан дәресләр ала. 1886 елдан 1890 елга кадәр Мюнхенда яши. Мюнхен нәфис сәнгать академиясенә хатын-кызларны кабул итмәгәнгә күрә, Бознанская Карл Крихендорф һәм Вильгельм Дюррдан шәхси дәресләр ала.

Бознанская күбесенчә портретлар, натюрмортлар, пейзажлар һәм жанр күренешләрен ясый. 1890 нчы елларда, укуын тәмамлагач, яшь рәссам үз эшләрен Мюнхенда, Варшавада, Берлинда, Венада күрсәтә башлый. «Рәссам Павел Наумен портреты» картинасы өчен Бознанская Венадагы күргәзмәдә алтын медаль ала; аның «Мисс Мэри Брэм портреты» Лондонда бүләк ала. 1896 елда ул Париж Нәфис сәнгать җәмгыяте премиясен ала.

1898 елда Бознанская «Сәнгать» Польша рәссамнары ширкәтенә керә. Шул ук елны Парижга килә. 1900 елда ул Лондонның Яңа Галереясендәге күргәзмәдә алтын медальгә лаек була һәм аңа Париж Бөтендөнья күргәзмәсендә приз бирелә. Шул ук елда Ольга Бознанская озак еллар якын мөнәсәбәтләрдә булган рәссам Юзеф Чайковский белән аерылыша.

1901 елда Питтсбургта Бознанская эшләренең күргәзмәсе уза. 1907 елда аңа Питтсбург Карнеги Институты тарафыннан көмеш медаль бирелә. 1912 елда Бознанская, Клод Моне һәм Огюст Ренуар белән берлектә, Францияне Питтсбургта күргәзмәдә тәкъдим итә. 1932 елда рәссам соңгы тапкыр Краковка килә. 1937 елда Париждагы Бөтендөнья күргәзмәсендә аңа Гран-при бирелә. 1938 елгы Венеция биенналенда катнаша.

Ольга Бознанская Монморанси зиратында җирләнгән.

Галерея

Бүләкләр

Почётлы легион ордены (1912) Польша Яңарышы ордены (1938)

Искәрмәләр

Сылтамалар

Ольга Бознанская биографиясе һәм хезмәтләре Кыскача тасвирлама һәм хезмәтләре галереясе

Төркем:Википедия:Викиҗыентыкка мәкаләдә турыдан-туры сылтама булган мәкаләләр Төркем:Почетлы легион ордены кавалерлары Төркем:Парижда вафатлар Төркем:1940 елда вафатлар Төркем:26 октябрь көнне вафатлар Төркем:Краковта туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1865 елда туганнар Төркем:15 апрель көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча рәссамнар Төркем:Польша рәссамнары