Бәргүзар Гёкче Корель Эргенч (; 1982 елның 27 августы, Истанбул, Төркия) — төрек кино һәм телевидение актрисасы .
Тормыш юлы Бәргүзар Корель 1982 елның 27 августында Истанбулда туа. Актёрлар Хөлья Дарҗан һәм Танжу Корель кызы. Балачагын Олыста үткәрә. Мимар Синан исемендәге Нәфис сәнгать университетына кергәнче профессиональ волейбол белән мавыккан. Нәселдәнлек Бергүзар Корель тормышында үз ролен уйный, — ул театр бүлеген актёрлык осталыгы классы буенча тәмамлый. Аның укытучысы Сьюзан Бэтсон (Николь Кидман һәм Том Хенкс укытучысы) була, шулай ук ул Озай Фехттан мастер-класс ала.
Бәргүзар үзенең беренче ролен «Сынган тормыш» сериалында уйный. 2005 елда ул «Бүреләр үзәне: Гыйрак» фильмында Ләйлә ролендә төшә. Фильм кинопрокатның барлык рекордларын да уза, ләкин актрисага фильмда төшәргә кыен була, чөнки аның героинясы фильмда гарәпчә сөйләшергә тиеш. Гарәп телен белмәвенә карамастан, Бәргүзар Корель бу бурычны үти һәм популярлык яулый. «Бүреләр үзәне: Гыйрак» фильмындагы роленнән соң Бәргүзар «Зәйтүн ботагы» сериалында Иклим ролен ала.
«Алтын күбәләк» премиясен ул «Мең һәм бер төн»дә Шәһразат Эвлияоглу роле өчен ала. Бу сериалдагы роленә яхшырак әзерләнү өчен, үз осталыгын камилләштерү өчен Бәргүзар Корель танылган театр укытучысы Айла Алган белән шөгыльләнә.
Шәхси тормыш 2006 елда Бәргүзар актёр Халит Эргенч белән таныша, аның белән бергә «1001 төн» сериалында уйный. Уртак эш актёрларны якынайта, һәм алар арасында роман башлана. Нәтиҗәдә Халит Эргенч хатыны белән аерылыша һәм 2009 елның 7 августында Бәргүзарга өйләнә.
2010 елның 9 февралендә актриса улы Алины таба. 2020 елның 8 мартында актриса улы Ханны таба. 2021 елның 3 ноябрендә кызлары Ләйлә туа.
Фильмография ЕлИсемРоль2005Зәйтүн ботагыИклим2006Бүреләр үзәне: ГыйракЛейла2006—20091001 төнШехразат Эвлияоглу/Аксал2009Мәхәббәт тау артында түгелГёзде2011Зиннәтле гасырМоника Гритти2010—2011Җырланмаган җырФерае2012—2015КарадайыФәридә Шадоглу2016—2018Минем Ватаным — ул синАзизә2019Бер мәхәббәт, ике тормышДениз2021ИзгеләрФюсун
Бүләкләр ЕлЦеремонияБүләк2006Алтын күбәләкИң яхшы актриса2007Радио, телевидение һәм матбугат ассоциациясетелевидение бүләге2008«Zodiac Schools»Иң уңышлы актриса2010«Lion Max»Иң яхшы балалар телетапшыруы2012Радио, телевидение һәм матбугат ассоциациясеЕл актрисасы2012«Ayaklı Gazete» газетасыИң яхшы драма актрисасы2012«YBTB»Ел актрисасы2013Алтын күбәләкИң яхшы актриса2013«Ayaklı Gazete» газетасыИң яхшы актриса2013Oscars of MediaИң яхшы актриса2013Алтын арысланИң яхшы драма актрисасы2014Алтын объективИң яхшы актриса
Искәрмәләр
Сылтамалар
TurkishStarsDaily сайтында
Төркем:XXI гасыр актрисалары Төркем:Төркия актрисалары Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:Истанбулда туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1982 елда туганнар Төркем:27 август көнне туганнар