Зарифа Әзиз кызы Әлиева (, рус традициясендә Зарифа Азизовна Алиева ; 28 апрель, 1923, Шахтахты авылы, Нахчиван автоном крайы, СССР — 1985 елның 15 апрелендә, Мәскәү, СССР) совет офтальмологы, Азәрбайҗан ССР Фәннәр академиясе академикы, профессор. Әлиевлар династиясе вәкиле.
Ундүрт монография һәм йөзләгән фәнни мәкалә, унике рационализаторлык тәкъдиме авторы.
Әзербайҗан ССР ның сәламәтлек саклау буенча халык комиссары, анан соң Бөтенсоюз Коммунистлар партиясенең (большевиклар) Дагстан өлкә комитетының беренче секретаре булган Азиз Әлиевның кызы. Соңрак Азәрбайҗанның өченче президенты булган һейдәр Әлиевның хатыны һәм Азәрбайҗанның дүртенче президенты Илһам Әлиевның әнисе Столетние юбилеи со дня рождения Гейдара и Зарифы Алиевых отмечают в Азербайджане.
Биографиясе Зарифа Әлиева Әзербайҗан ССРда һәм гомумән СССРда зур абруйга ия була. Ул күз авыруларын дәвалау өчен берничә яңа ысул эшли һәм гамәлгә кертә.
Зариф Әлиеваның хезмәт эшчәнлегенең иң зур өлеше табибларның белемнәрен камилләштерү Әзербайҗан дәүләт институтында уза.
Аның инициативасы белән махсуслаштырылган тикшеренү лабораториясе булдырыла, ул Әзербайҗанда беренче офтальмология тикшеренү үзәге була.
Зарифа Әлиева 1982 елдан гаиләсе белән Мәскәүдә яши. 1985 елда яман шештән вафат була. Мәскәүдәге Новодевичье зиратында җирләнгән. 1994 елда ул Бакыдагы почётлы Аллеясында яңадан җирләнә.
Фәнни эшләре Күзнең гидродинамик системасының анатомик һәм физиологик үзенчәлекләре; Күз һәм күрү нервы юлындагы яшькә бәйле үзгәрешләр (Морфогистохимик тикшеренү) (берлектә). Баку, 1980; Күрү органының һөнәри патологиясе (берлектә). 1988; Күз яше агуны хирургик дәвалауның заманча ысуллары; Күз яше агу физиологиясе; Күз яше дренаж системасын саклап калу операциясе.
Бүләкләре 1981 — СССР Медицина фәннәре академиясенең профессор М. И. Авербах исемендәге премиясе (офтальмология өлкәсендәге иң югары бүләк).
Хәтер 2023 елда Зарифа Алиеваның 100 еллыгы билгеләп үтелә .
2022 елның 28 апрелендә Ro-Pax паромы суга төшерелде һәм аңа Зарифа Әлиева исеме бирелә .
Маркалар 2003 һәм 2008 елларда Әзербайҗан Әлиевага багышланган почта маркаларын чыгара.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Зарифа Алиеваның биографиясе Зарифа Алиева турында мәкалә Новодевичье зиратындагы сенотафия Төркем:Әзербайҗан ССРның атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Азәрбайҗанның беренче ханымнары Төркем:Медицина фәннәре докторлары Төркем:Мәскәүдә вафатлар Төркем:1985 елда вафатлар Төркем:15 апрель көнне вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1923 елда туганнар Төркем:28 апрель көнне туганнар