Ханна Хонти (), тумыштан Хайналка Хюгель (; 1893 елның 21 феврале, Будапешт, Маҗарстан патшалыгы — 1978 елның 30 декабре, Будапешт, Маҗарстан Халык Җөмһүрияте) — маҗар театр, кино һәм телевидение актрисасы, оперетта примадоннасы. Маҗарстанның Атказанган артисты (1950). Маҗарстанның Халык артисты (1953). Кошут Дәүләт премиясе лауреаты (1953).

Тормыш юлы

Типография эшчесе һәм тегүче гаиләсендә 1893 елның 21 февралендә туа. Ун яшеннән Маҗарстан опера театрының балет мәктәбендә шөгыльләнә. 1914—1917 елларда актёрлык осталыгы буенча шәхси дәресләр ала. Дьёрдя Антеста вокалны өйрәнә.

Братислава, Риека һәм Сомбатһей сәхнәләрендә җырлый.

1925—1927 елларда һәм 1949 елдан башлап карьерасының ахырына кадәр Будапешт оперетта театрында (Fővárosi Operettszínház) чыгыш ясый. Үзенең иҗади карьерасында күп кенә театрлар сәхнәләрендә, шул исәптән башкала Комедия театрында да чыгыш ясый.

Аның тавышы һәм актёрлык таланты күп еллар дәвамында тәнкыйтьчеләр тарафыннан югары бәяләнә.

Франц Легарның «Чегән мәхәббәте» һәм «Граф Люксембург», Жак Оффенбахның «Бөек герцогиня Герольштейн», Имре Кальманның «Чардаш патшабикәсе» һәм башка оперетталарда җырлый.

Хонти өч тапкыр кияүгә чыга. Фаркашрети зиратында җирләнгән.

Фильмография

1931 — Budapesti hangos filmkabaré 1941 — Régi nyár 1951 — Дерине / Déryné 1955 — Гала-представление / Díszelőadás 1956 — Мастера венгерской оперетты (документальный) 1963 — Csárdáskirálynő (ТВ фильм) 1974 — Пение на бегу / Bástyasétány '74

Бүләкләр

Маҗарстанның Атказанган артисты (1950). Маҗарстанның Хлык артисты (1953). Кошут исемендәге премия (1953). Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1956). II дәрәҗә (1973) һәм I дәрәҗә (1978) Байрак ордены. Будапештның VII районының Мактаулы гражданины (2019, үлгәннән соң).

Хәтер

2018 елда актрисага мемориаль такта ачыла.

Әдәбият

Magyar színházművészeti lexikon. Főszerk. Székely György. Budapest: Akadémiai. 1994. ISBN 963-05-6635-4

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Будапешт мактаулы ватандашлары Төркем:Кошут премиясе лауреатлары Төркем:Будапештта вафатлар Төркем:1978 елда вафатлар Төркем:30 декабрь көнне вафатлар Төркем:Будапештта туганнар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1893 елда туганнар Төркем:21 февраль көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:Маҗарстан актрисалары